Районда “Кар чанасы” операция кысаларында рейдлар үтә

ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Апас районы буенча бүлек башлыгы Ирек Солтанбеков белдерүенчә, гостехнадзор органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәтә, кар чаналарын файдалану кагыйдәләрен сакламаучылар бүгенге көндә күзәтелеп килә. Бу төр транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә тиешле таләпләр үтәлүен тәэмин итү, фаҗигаларны кисәтү максатын күздә тотып, Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсе "Кар...
ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Апас районы буенча бүлек башлыгы Ирек Солтанбеков белдерүенчә, гостехнадзор органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәтә, кар чаналарын файдалану кагыйдәләрен сакламаучылар бүгенге көндә күзәтелеп килә. Бу төр транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә тиешле таләпләр үтәлүен тәэмин итү, фаҗигаларны кисәтү максатын күздә тотып, Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсе "Кар чанасы - 2015" операциясе игълан итте. Әйтергә кирәк, бу операция республикада ел саен уздырыла һәм рейдларда ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, аучылык хезмәтләре вәкилләре катнаша. Әлеге чара 19 гыйнварда башланды һәм ул 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Чара барышында кар чаналары һәм карлы сазлыкта йөри ала торган мототранспортлар тикшереләчәк. Бигрәк тә аларның дәүләт теркәлүе, техник карау үтүе һәм йөртүчесе таныклыгының тиешле категориягә туры килүе игътибарга алыначак. Закон бозучыларга карата административ эш кузгатылачак. Мәсәлән, йөртү таныклыгы булмаган йөртүчегә штраф суммасы 15 мең сумга кадәр җитә. Өстәвенә, машина штраф пунктына илтеп куелачак. Районда барысы 11 берәмлек бу төр техника теркәлү узган. Техниканы Гостехнадзор органнарында һичшиксез теркәү зарур. Кар чанасы тиешле таләпләр нигезендә елга бер тапкыр техник күзәтү узарга тиеш. Моннан тыш, әлеге техника белән идарә итүче кешенең А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу мәҗбүри. Моңа җиңел карарга ярамый. Чөнки ул кеше куркынычсызлыгы, кеше гомере белән бәйле. Төзек булмаган техника белән нинди генә куркыныч хәлләр килеп чыкмаска мөмкин.
Фото:http://www.activesport.tkspb.ru/its_interesting/dvuhtaktnye-snegohody
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 21:44“Тормыш иптәшем миңа Наилә дип эндәште” Олы Бакырчы авылында яшәүче Хәерниса әби Насыйбуллина 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.6300
-
23 май 2022 - 21:05Апаста Дәүләт сынаулары башланды Апас урта мәктәбендә урнашкан Дәүләт имтиханнарын тапшыру пунктында сынаулар башланып китте.7600
-
23 май 2022 - 21:01Апас дәрәҗәле якташларыбызны кабул итте Читтә яшәүче якташларыбыз туган җир туфрагын сагынып кайта. Туган үскән яклар үз балаларын тарта шул.8900
-
23 май 2022 - 19:55Өшкерелгән су күп кенә чирләрдән дәвалый Ашамыйча кеше бер ай тора ала, ә сусыз 3 көн дә яшәргә авыр, диләр.7300
-
23 май 2022 - 19:53Апаста “Ислам дине – үрнәк дин” дип исемләнгән зур чара узды Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылды һәм Апас мәдәният йортында үткәрелде.9400
-
23 май 2022 - 18:55Мәктәп укучылары Россия территориясендә бушлай сәяхәт итә алачак Ростуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә.6400
-
23 май 2022 - 17:55"Буяганда яки чистартканда кабер өстенә басарга ярыймы?" "Ялларда авылга кайткач, зиратта чардуганнар буядык. Кабер аралары бик тар. Чардуганны эчке яктан, кабернең бер өлешенә басып буярга туры килде. Өйгә кайтканнан бирле шуңа эч пошып йөри. Чардуган буяганда кабер өстенә басарга ярыймы?" - дип сорый Гөлфия Шакирова.18500
-
23 май 2022 - 16:55Гаилә акчасы кем кулында булырга тиеш? Чыннан да, гаиләдә акча кем кулында булырга һәм кайда сакланырга тиеш? Хатын сумкасындамы, шкафтамы, әллә ирнең саклык кенәгәсендәме? Ирем белән өйләнешеп аерым бер гаилә булып яши башлаган вакытлар.15300
-
23 май 2022 - 16:52Чүрибураш авылыннан Әминә әби Хәмитова: “Язмыштан узмыш юк икән” 90 яшен каршылаучы ак әбигә Ил башлыгының, район башлыгының Котлаулары ирештерелде, авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырылды.9900
-
23 май 2022 - 15:55Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы салынды 20 майда Казанның элек «Кырлай» паркы буларак танылган урынында Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы салу тантанасы узды.7300
-
20 май 2022 - 16:17Новости "Апас хәбәрләре" 23.05.2022
-
20 май 2022 - 16:17Новости "Апас хәбәрләре" 23.05.2022
-
23 май 2022 - 14:03Район башлыгы сөт җыю бәясен арттыру бурычын куйдыРайон башлыгы Айрат Җиһаншин сөт җыючылар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.19600
-
23 май 2022 - 10:43Иске Әнәлеләр спорт белән дусИске Әнәле авылында олысы, кечесе спортны үз итә.13400
-
5 май 2022 - 13:41Апаста 9 Май - Бөек Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтләнәРайон башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, “Апас” якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Ветераннарга район башлыгы, “Ак Барс” Банк идарәсе, “Апас” якташлык җәмгыяте исеменнән бүләкләр бирелде, котлаулар яңгырады.44800
-
21 май 2022 - 07:55Апаста чик сакчылары көне билгеләп үтелә 28 май – чик буе гаскәрләре көне. Традиция буенча бу көнне чик сакчыларының очрашуы уза.19900
-
21 май 2022 - 16:44Апас районы делегациясе “Изге Болгар җыены”нда булды Районыбыз мөселманнары Болгар шәһәрендә Идел буе Болгары дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган җыенда катнашты.59800
-
20 май 2022 - 04:5520 майга һава торышы Җомга, 2022 елның 20 маенда һава торышы шундый булачак:43400
-
21 май 2022 - 18:55«Әни чыгып киткәч, өйдә ямь бетте» Яшь егетнең үзәк өзгеч хатын сезгә дә тәкъдим итәбез.41300
-
20 май 2022 - 15:55Апаслы бер атнада ике тапкыр салмыш килеш юлга чыккан Районның ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә салмыш килеш руль артына утыручы 2 шоферга беркетмә төзелгән.41200
-
21 май 2022 - 02:55Ял көннәрендә кар көтелә? Бүген көндез Татарстанның күпчелек районнарында – яңгыр. Алдагы тәүлектә дә явым-төшем, кырау көтелә. Ял көннәрендә республика территориясендә салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.39200
-
20 май 2022 - 08:55«Үземнән 15 яшькә олырак туганым мине җиде ел яратып йөрде» Рәйхананың егете була торып та Ризат араларны суытырга теләмәде. Авылда туганнарына килеп йөрүен, концертларга чакыруын дәвам итте, әмма Рәйхана нык торды — башка бармады.38900
-
20 май 2022 - 13:55Апаста “Яшь инспекторлар” отрядлары нәтиҗә ясады Район хакимиятенең утырышлар залында “Яшь инспекторлар” отрядлары эшләренә нәтиҗә ясадылар. Шул ук вакытта “Иң яхшы яшь инспекторлар отряды” бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.37800
-
22 май 2022 - 04:55Таш йөрәк (Кәрим Кара) Диләнең Гариф кызы икәнен барысы да белә иде авылда. Бер кеше моны күрмәде дә, белмәде дә - Гариф үзе. Күп еллар элек шымтый холыклы егет Зөлфия исемле кызның артыннан калмый йөрде.37100
-
22 май 2022 - 02:5522 майга һава торышы һәм ай календаре 22 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә.35800
-
20 май 2022 - 17:55Колгына юлында тракторчының салмыш булуы ачыкланган Күпме кисәтүләр ясап та, шоферлар бер үк хатаны кабатлавын дәвам итә.34600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика