Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районда коронавирус йоктырган бер генә очрак та теркәлмәгән

    Район башлыгы Апас үзәк хастаханәсенең әзерлеге белән танышты.

    (3 нче апрель, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


    Район башлыгы Равил Хисаметдинов Апас үзәк хастаханәсендә булып коронавируска каршы күрелүче чаралар белән танышты, халык сәламәтлеге сагында торучы табиблар белән очрашып, аралашты. Бүгенге көндә кирәкле булган медицина җиһазлары, палатадагы урыннар, ашыгыч ярдәм машиналарының төзек булуы белән кызыксынып, якыннан танышты.

    “Безнең районда авыручылар юк дип тынычланырга ярамый. Сез халык сәламәтлеге сагында торучылар. Һәрбер кешегә вакытында һәм тиешенчә медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш. Эшегездә уңышлар, сабырлык телим”, - диде район башлыгы.

    Ишегалдында ашыгыч ярдәм машиналары ярдәмгә чыгып китәргә әзер торалар. Хастаханәгә керүчеләрне шәфкать туташлары каршы ала. Һәр кергән кешенең температурасын үлчиләр.

    “Бүгенге көндә районда һәм күрше-тирә районнарда авыру очраклары теркәлмәгән. Хастаханәдә тулысы белән әзерлек эшләре бара. Табиб чакырган һәрбер кешенең өенә барып карыйбыз. Кичектергесез, каты авырулар өчен фильтр-бокслар булдырдык. Температура белән килгән шикле анализларны Казанга җибәрәбез. Җибәрелгәннәрендә коронавирус ачыкланмады. Хастаханә хезмәткәрләре барысы да битлектән, перчаткадан эшлиләр, махсус саклану киемнәре булдырылды. Хастаханә тәүлек әйләнәсе эшли. Табиблар дежур тора”, - дип таныштырды баш табиб Алмаз Алиуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: