Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районда “Мәк” операциясе дәвам итә

    Хокук сакчылары составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне үстерү һәм сату белән бәйле профилактик эшләр алып баралар. Мәк чәчәк аткан һәм орлыгы өлгергән чорда рейдлар үтә, халыкка бу үсемлекне үстерү никадәрле куркыныч икәнлеге аңлатыла. Ак үлемгә илтүче үсемлекләрне үстерүчегә җәза катгый. "Хуҗасыз бакчаларда, авылда, урман-кырларда күпләп кыргый мәк яки киндер үсүен...

    Хокук сакчылары составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне үстерү һәм сату белән бәйле профилактик эшләр алып баралар. Мәк чәчәк аткан һәм орлыгы өлгергән чорда рейдлар үтә, халыкка бу үсемлекне үстерү никадәрле куркыныч икәнлеге аңлатыла. Ак үлемгә илтүче үсемлекләрне үстерүчегә җәза катгый. "Хуҗасыз бакчаларда, авылда, урман-кырларда күпләп кыргый мәк яки киндер үсүен күрсәгез, бу хакта кичекмәстән, авыл җирлегенә, полиция-прокуратура хезмәткәрләренә хәбәр итегез. Телефоннар - 02, 21-5-75, 12-6-76", - диләр хокук сакчылары. Әлеге проблемага бармак аша гына карамагыз. Чөнки, аны бүген яисә иртәгә сезнең балагызга, туганыгызга, оныгыгызга тәкъдим итәргә, аның яши генә башлаган тормышын бозарга мөмкиннәр. Бу куркынычны бергәләп көрәшеп кенә җиңеп була.

    Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir?from

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: