Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районда соңгы өч елда 6 яңа клуб төзелгән

    Район Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәтләре һәркемнең күз алдында диярлек. Районда узган мөһим чаралар, бәйрәмнәр алардан башка узмый. Бүген район Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу уңайдан без район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Җитәкче буларак, сез эшчәнлегегездән канәгатьме? - Канәгать дип әйтсәм, бөтен...

    Район Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәтләре һәркемнең күз алдында диярлек. Районда узган мөһим чаралар, бәйрәмнәр алардан башка узмый. Бүген район Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу уңайдан без район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    - Җитәкче буларак, сез эшчәнлегегездән канәгатьме?

    - Канәгать дип әйтсәм, бөтен эшебез ал да гөл булып күренер иде. Һәр хезмәттә дә эшлисе, эшләнәчәк эшләр бихисап була бит. Бездә дә шулай инде. Аны бер елда гына башкарып бетерү мөмкин түгел. Ә гомумән алганда, без халык күз алдында торучы зур көч. Районда үзәк мәдәният йорты, 25 авыл мәдәният йорты, 35 авыл клубы, 3 автоклуб, 1 үзәк китапханә, 1 балалар китапханәсе, 27 китапханә филиалы, 2 филиалы булган сәнгать мәктәбе, 4 музей (Апас туган якны өйрәнү, Тутай авылында Сара Садыйкова, Шәмбалыкчыда Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева, Бакырчыда Шәүкәт Галиев музейлары) бар. Республикакүләм чараларда даими катнашып киләбез. Соңгы елларда драмтүгәрәкләрнең эшчәнлекләре азрак сүлпәнләнгән иде. Узган ел һәр авыл җирлеге буенча бер спектакль кую планлаштырылды. Хезмәткәрләр бу чарага бик җаваплы карадылар, һәр спектакльгә махсус жюри барып үз фикерен җиткерде. Булдыра икән бит авыл үзешчәннәре. Спектакльләргә олысы-кечесе тартылган иде. Һәркайсы искиткеч оста уйнады. Ел ахырында нәтиҗәсен дә чыгардык. Шулай итеп беренче урынга чирмешәнлеләр, икенче урынга Күккүз һәм Акхуҗа, өченче урынга Зур Болгаер белән Йомралы үзешчәннәре лаек булды. Ә Апас халык театры (режиссеры Айгөл Хәмидуллина) театраль коллективларның Буа шәһәрендә узган "Идел йорт" дип исемләнгән зона ярышында Ркаил Зәйдулланың "Татарча өйләнү" спектакле белән җиңеп Казанга бару бәхетенә иреште. Ленин исемендәге мәдәният йортында тамашачы алкышларын жәлләмәде аларга. Шулай ук һәр авыл клубы концерт әзерләп, тирә-як авылларга да гастрольгә чыкты. Бу турыда авыл кешеләреннән уңай фикерләр ишетү бик күңелле.

    - Районыбыз тамашачысын мәдәният йортына күбрәк тарту буенча нинди эшләр башкарыла. "Каз өмәсе", "Ике моң" турында әйтмим инде, аларда зал шыгрым тулы була. Күккүз, Дәвеш үзешчәннәре ярым буш залга спектакль-концертлар куйдылар...

    - Хәзер авыл үзешчәннәре үз сәләтләрен, осталыкларын акрынлап күрсәтә, таныла башладылар. Алга таба заллар тулы булыр дип ышандырып әйтәсе килә. Аннан район тамашачысын бераз "нәзбегрәк" дип тә әйтәсем килә. Чөнки район үзәгендә төрле мәдәни чаралар бик еш уза, шуңа да сайлау мөмкинчелеге зуррак. Узган ел Коштавылында авыл тарихы турындагы китапны тәкъдир итү кичәсе зурлап үткәрелде. Сатмышта язучы-журналист Хәмзә Бәдертдинов иҗатына багышланган кичәдә халык актив катнашты. Апастагы "Садә", "Тынгысызлар", Биештәге "Рябинушка", Черкендәге "Шурумпуч" фольклор ансамбльләре һәркемгә яхшы таныш, алар һәр чарада актив катнашалар. Балтайда яңа оешкан "Рәйхан" ансамбле (җитәкчесе Розалия Хисамова) республикада танылды. Багыш "Тынгысызлар"ы матур гына эшләп килә. Зур Күккүз авылы китапханәчесе Галия Җәләлиеваның "Серле дөнья" дип исемләнгән балалар курчак театры да күпләргә таныш. Алар үзләре яшәгән җирлектә генә түгел, район үзәгендәге оешмаларга да, балалар бакчаларына, өлкәннәр янына йөреп әкият-спектакльләрен күрсәтәләр. Республикакүләм бәйгедә катнашып дипломга да лаек булдылар.

    - Мәдәният учакларының материаль-техник базасы ни халәттә?

    - Соңгы 3-4 елда гына да районда 6 клуб төзелү үзе үк күп нәрсәне аңлата. Хөкүмәтнең, район башлыгының клублар төзелешенә аерым игьтибар бирүе сөенечле хәл. Узган ел Тутай, Болгаер клублары яңартылды. Азбабада Президент программасы буенча, Югары Акхуҗада җирле бюджеттан 100 урынга исәпләнгән клублар төзелде. Кызыл Тауда 200 урынлы клубка нигез салынды. Әлмәндәр клубына капиталь ремонтка акча бирелде. Быел Әнәле, Аюкөйдергән авыллары халкы яңа клублы булачак. Сәхнә костюмнары тектерү, аппаратураларны яңартуга зур игътибар бирәбез.

    - Кадрларга сездә кытлык юк дип әйтәсе килә...

    - Бездә күпчелек үз хезмәтенә бирелгән, халык белән аңлашып, аралашып эшли торган кадрлар. Кеше белән уртак тел таба алмаучы бу системада эшли алмый. Район буенча барлык 147 хезмәткәрнең 86сы үз һөнәре белгечләре. 16 хезмәткәр югары белемле, 27се махсус урта белемле. Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары барысы да махсус белемле. Хәзерге вакытта мәдәният институтында 4 студент белем ала. 13 хезмәткәребез Алабуга мәдәният училищесында, бер хезмәткәребез өстәмә махсус белем бирү институтында, 6 хезмәткәребез югары уку йортында читтән торып укыйлар. Кадрларыбызның эшчәнлеге даими тикшерелә. Махсус комиссия белән кичке сәгатьләрдә авылларга чыгабыз, авыл халкы, яшьләр белән очрашып фикерләрен тыңлыйбыз. Һәр баруның нәтиҗәсе күренә. Хезмәткәрләребезнең хезмәт хакы начар түгел, шуңа да эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкаруларын таләп итәбез. Китапханәләрдән дә халык өзелеп тормый. Интернет заманы дисәк тә, китап укучылар шактый күп.

    - Районыбыз музейлары белән дә данлыклы. Районга килгән кунак аларга кермичә китми. Кыскача алар эшчәнлегенә дә тукталсагыз иде?

    - Музейларга да игьтибар артты. Биредә эшләүчеләрнең үз хезмәтләрен белеп, яратып башкаруларын күреп күңел сөенә. Районыбызның үткәнен, бүгенгесен чагылдырган экспонатлар үзе бер хәзинә бит. Узган ел Бакырчыда Шәүкәт Галиев музее ачылды. Шәмбалыкчыда җырчы һәм остаз якташыбыз Бану Вәлиеваның 100 еллык юбилее зурлап билгеләп үтелде. Аларның һәркайсы үзвакытында Апас данын яклаган һәм таныткан шәхесләр. Безнең музейларыбызда 8 хезмәткәр эшли, шуның бишесе югары белемле.

    - Узган Мәдәният елыннан Әдәбият елына нинди яңа уй- белән кердегез?

    - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан быелгы чараларның күпчелеге шушы истәлекле датаны үз эченә алачак. Әдәбият елын февраль аенда үзәк китапханәдә "70нче Җиңү язы" дигән исем астында шигырь бәйгесе белән башлап җибәрдек. Һәр авыл клубында 70 еллыкка багышланган чаралар үтә. Район мәдәният йортында спектакль хәзерләнә. Шулай ук бу елда күбрәк үзебезнең җирле язучы-шагыйрьләребезне барлап очрашулар, төрле чаралар үткәрүне планлаштырдык. Аларны табасы, халыкка күрсәтәсе, иҗат уңышларына рухландырасы килә. Алда башкарасы эшләр шактый әле. Без халыкны-тамашачыны зәвыклы итеп ял иттерергә, мәдәният учакларына күбрәк китерергә, сәхнәгә тартырга тиеш. Узган ел яңа талантларны күп ачырга насыйп булды. Әдәбият елында да сынатмабыз, уңышларыбыз белән сөендереп торырбыз дип ышанып әйтәсем килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: