Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районда тагын бер яшь гаилә барлыкка килде

    Кормаш авылы егете Марс Сираҗетдинов һәм Урта Балтай кызы Гөлшат Юнысованың никахлары рәсимләштерелде. Яшьләр киләчәкләрен туган төбәгебез белән бәйләргә уйлыйлар. -Кормашта төп йортта яшәргә карар кылдык. Интернет челтәрләре аша танышып, бер ел аралашкач, никах укыттык. Инде менә рәсми төстә теркәлергә килдек, - ди Рәхимов исемендәге берләшмәдә механизатор булып эшләүче Марс....

    Кормаш авылы егете Марс Сираҗетдинов һәм Урта Балтай кызы Гөлшат Юнысованың никахлары рәсимләштерелде. Яшьләр киләчәкләрен туган төбәгебез белән бәйләргә уйлыйлар.

    -Кормашта төп йортта яшәргә карар кылдык. Интернет челтәрләре аша танышып, бер ел аралашкач, никах укыттык. Инде менә рәсми төстә теркәлергә килдек, - ди Рәхимов исемендәге берләшмәдә механизатор булып эшләүче Марс.

    Авылда калып, туган ягыбызның үсеше өчен көч кертергә уйлаган яшь гаиләгә район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгының Котлау хатын һәм бүләк тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: