Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районда гостехнадзор оешмаларына теркәлгән техник чараларга дәүләт техник күзәтүе уздырылган

    Апас муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Ирек Солтанбеков белдерүенчә, Апас районында гостехнадзор оешмаларында барлыгы 1072 берәмлек техника теркәлгән. Теркәлгән һәр төр техника елына бер тапкыр техник күзәтү узарга тиеш. Техниканы тикшерү республика идарәсе җитәкчесе тарафыннан расланган график буенча алып барыла. Агросәнәгать комплексында бу эш 20...

    Апас муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Ирек Солтанбеков белдерүенчә, Апас районында гостехнадзор оешмаларында барлыгы 1072 берәмлек техника теркәлгән. Теркәлгән һәр төр техника елына бер тапкыр техник күзәтү узарга тиеш. Техниканы тикшерү республика идарәсе җитәкчесе тарафыннан расланган график буенча алып барыла. Агросәнәгать комплексында бу эш 20 апрельгә төгәлләнергә тиеш. Районыбыз аша федераль трасса уза, шуңа да тагылма арбаларга аеруча игътибар бирәсе иде. Әйтергә кирәк, быелгысы елда "Зөя" агрофирмасының Йомралы, "Үзәк" бүлекчәләре югары күзлектән карап әзерләнгәннәр, барлык таләпләргә нык игътибар бирелгән. Тик шул ук вакытта, никтер "Апас", Әлмәндәр бүлекчәләре бу эшкә салкын карадылар. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен куелган таләпләрне җиренә җиткереп үтәүне сорап калыр идем, - ди белгеч.

    Фото:https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxcmtRaDRGS3YtaFBmT3ZSRFRCU2JJXzgyekpHQWs3eF8wTlFyc1pNb0tNTG04NjFaUkFOV3R1MEtEWE5tQXlab2JRWUkyM3Z3a3JuQkg4ZEN0NlpoVkVLemFQUmVtNWpIZHl6UmJNY0xkMWNXV0ViWUdpLUlzWm04NHExZ25XZ3VJUXZkM1NUZmVCNw&b64e=2&sign=5f2ff3ed442215dfef5f24d0cf9084ff&keyno=0

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: