Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районда техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы таләп-кагыйдәләренең катгый һәм төгәл үтәлешенә җитди игътибар бирелә.

    -Ындыр табагы, машина-трактор паркларында эшләүчеләрнең вакытында инструктаж үтүе, махсус җурналларның дөрес тутырылышы, хезмәткәрләрне эш һәм саклану киемнәре белән тәэмин итү, медицина тикшеренүләре узуы катгый сакланды. Кырдагы һәр агрегатның янгыннан саклану инвентарьлары белән комплектлануы, ут-тавыш сигнализациясе, элемтә, дәүләт техник каравы үтүенә аерым баллар куелды. Басуда көнне-төнгә ялгап, ике смена эшләүче комбайн...

    -Ындыр табагы, машина-трактор паркларында эшләүчеләрнең вакытында инструктаж үтүе, махсус җурналларның дөрес тутырылышы, хезмәткәрләрне эш һәм саклану киемнәре белән тәэмин итү, медицина тикшеренүләре узуы катгый сакланды. Кырдагы һәр агрегатның янгыннан саклану инвентарьлары белән комплектлануы, ут-тавыш сигнализациясе, элемтә, дәүләт техник каравы үтүенә аерым баллар куелды. Басуда көнне-төнгә ялгап, ике смена эшләүче комбайн һәм янгыннан саклану экипажлары янында җитәкчеләр даими була. Россия законнары нигезендә 18 яше тулмаганнрга комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүгә юл куелмый.

    Координция Советы шулай ук төзелешләр, фермаларда хезмәтне саклау буенча планлы эшләр башкара. Нәтиҗәсе бар-соңгы берничә елда районда җитештерү тармакларында көтелмәгән хәлләр күзәтелми. Кешеләрнең имгәнү, сәламәтлегенә зыян килүгә бер җирдә дә юл куярга ярамый,- ди бу мәсьәләләр буенча район координация Советы рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: