Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районда "Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам" дип исемләнгән Бөтенроссия спорт фестивале үтәчәк

    Чара балаларның физик мөмкинлекләрен үстерү, спортның хоккей төрен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.

    (15 гыйнвар, “Апастово-информ”).


    Спорт фестивале 23 гыйнвар көнне, 10.00 сәгатьтә Каратун мәктәбе янәшәсендә үтәчәк.
    “Бу чара бәйрәм рухында узачак. Балалар һәм аларның ата-аналары командаларга берләшеп, ярышларда бер-берсе белән көч сынашачак. Боз мәйданы янәшәсендә күңел ачу программасы, бәйге-викториналар, лотерея уеннары да булачак. Барлык апаслыларны да гаиләләре белән көтеп калабыз”, - ди оештыручылар. (0+).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: