Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районда үткән “Иң яхшы хат ташучы” һәм “Иң яхшы почта бүлекчәсе” республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

    "Татарстан почтасы", "Татмедиа" тарафыннан игълан ителгән "Иң яхшы хат ташучы" һәм "Иң яхшы почта бүлекчәсе" республика бәйгесенең район турына нәтиҗәләр ясалды. 2015 елның беренче яртыеллыгына "Йолдыз" ("Звезда") газеталарына иң күп яздыртучы өч хат ташучы һәм бер почта бүлекчәсе баш мөхәррир Гүзәл Хилавиева кулыннан Мактау грамотасы белән бүләкләр алдылар. Борнаш авылы...

    "Татарстан почтасы", "Татмедиа" тарафыннан игълан ителгән "Иң яхшы хат ташучы" һәм "Иң яхшы почта бүлекчәсе" республика бәйгесенең район турына нәтиҗәләр ясалды. 2015 елның беренче яртыеллыгына "Йолдыз" ("Звезда") газеталарына иң күп яздыртучы өч хат ташучы һәм бер почта бүлекчәсе баш мөхәррир Гүзәл Хилавиева кулыннан Мактау грамотасы белән бүләкләр алдылар.

    Борнаш авылы хат ташучысы Рузилә Галиуллина үз хезмәтенең чын остасы булып танылды.

    - Стажым әллә ни зур булмаса да, шундый күрсәткечкә ирешүемә шатмын. Безнең эшнең үз авырлыклары, үз нечкәлекләре бар. Безне аңлый белүчеләргә зур рәхмәт. Бүләк - киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч булсын. Алга таба да "Йолдыз" һәр йортка балкып килеп керсен иде, - ди ул.

    Ындырчы авылы хат ташучысы Зөлфия Нәҗмиева - икенче урында.

    Ул да авыл халкын "Йолдыз"лы итү өчен көчен кызганмаган. Табар Черкене хат ташучысы Валентина Сусарина да мактауга лаек.

    - Авылдашларым "Йолдыз"ны да, "Звезда"ны да яратып укыйлар. Мине һәр йортта үз туганнарыдай көтеп алалар, - ди ул.

    Ә почта бүлекчәләре арасында иң нәтиҗәле эшләүче булып Болынбалыкчы бүлекчәсе танылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: