Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районда вакытлыча теркәлеп яшәүче чит ил гражданы рус теленнән аерым сынау тапшыра

    Россия гражданлыгы яки Апаста вакытлы эшләргә рөхсәт алучы хәзер рус теленнән имтихан бирә. Россия Президентының Указы һәм Федераль закон буенча, Россия гражданлыгы алырга теләүче рус телен, ил тарихын һәм Законнарын белергә, аерым шартларны үтәргә тиеш дип билгеләнгән. Вакытлыча Россиягә килеп яшәргә һәм эшләргә теләүчеләргә дә кагыла бу таләпләр. Закондагы үзгәрешләр,...

    Россия гражданлыгы яки Апаста вакытлы эшләргә рөхсәт алучы хәзер рус теленнән имтихан бирә.

    Россия Президентының Указы һәм Федераль закон буенча, Россия гражданлыгы алырга теләүче рус телен, ил тарихын һәм Законнарын белергә, аерым шартларны үтәргә тиеш дип билгеләнгән. Вакытлыча Россиягә килеп яшәргә һәм эшләргә теләүчеләргә дә кагыла бу таләпләр. Закондагы үзгәрешләр, яңалыклар турында районның миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин белән әңгәмә кордык:

    - Айрат Җәүдәтович, районда вакытлыча теркәлеп яшәп, вакытлы эшләргә килүче чит ил гражданнары күпме?

    - Соңгы елларда андыйлар саны кими. Бу Татарстанга бирелгән квоталарга да бәйле. 2013 елда безнең хезмәт аша 100, 2014 елда 88 чит ил гражданы махсус патент алып, районда вакытлыча теркәлде һәм эшләде. Быел чит илләрдән килүчеләргә районда вакытлыча эшләргә хокук бирүче 50 патент бирелү күздә тотыла.

    - Патент алу тәртибе нинди?

    - Башта бу кеше рус теле буенча аерым сынау тапшырырга тиеш. Имтиханнар Казанда үтә. Ул Россия тарихын, Законнарын белергә тиеш. Сәламәтлеге тикшерелә. Вакытлыча теркәлеп яшәү урыны булырга тиеш. Патент алгач, ул 2 айдан соң федерал миграция хезмәтенә эш бирүче белән төзелгән килешү яки хезмәт күрсәтү белән бәйле башка килешү алып килергә тиеш. Шулар булмаса, аның патенты гамәлдән чыгарыла. Без полиция хезмәткәрләре белән бергә районда хезмәт мигрантларының тәртибе, эшчәнлеге белән көндәлек кызыксынып торабыз, закон бозулар булса чара күрәбез.

    - Патент кыйммәт торамы?

    - Районда вакытлыча эшләргә хокук бирүче патент бәясе 2015 елда 1 айга 2838,8 сум, аны ай саен яңартып торырга кирәк, бер елга кадәр озынайтырга мөмкин. Вакыты чыккач аны алу процедурасы кабатлана. Патент ул башкача әйтсәк, физик затлар кеременә аванс тәртибендә дәүләткә салым түләү дигән сүз. Патент алганда ул кеше федераль миграция хезмәтенә тиешле башка документлар да тапшыра. Рус телен, ил законнарын белү дә шул таләпләрнең берсе.

    - Яшәргә Россиягә кайтып, гражданлык алырга теләүчеләр дә дәүләт телен яхшы белергә тиеш, шулаймы? Республикабызда тагын бер дәүләт теле - татар теле дә гамәлдә…

    - Закон аларга да шундый ук таләпләр куя. Ир-атларга 65 яшь, хатын-кызларга 60 яшь тулган булса, 1 группа инвалидларга, эшкә сәләтсез затларга рус теленнән имтихан каралмаган. Тест-имтихан үтү түләүле. Апаска эш эзләп чит илдән килүче, районда вакытлыча яшәргә рөхсәт алучы (РВП) яки вид на жительство алучы мигрантлар да гражданлык алырга теләүчеләр кебек үк рус теленнән 5 өлештән торган сынау тапшыра. Ул шулай ук түләүле, уңышлы тапшырса, аңа да шундый ук үрнәктәге дәүләт сертификаты бирелә. Безнең республиканы, Апасны яшәү урыны дип сайлагансың икән, татар телен белү дә кирәк дип саныйм.

    - Районда бу законнарны бозу очраклары бармы?

    - Миграция, теркәлү, вакытлыча яшәү, патент алу Россия законнарын бозу аркасында былтыр районнан 8 чит ил кешесе үз Ватаннарына мәҗбүри сөрелде. Якынча 10 чит ил кешесенә Россиягә керү чикләнде. Апаста мигрантлар катнашында җинаять кылыну очрагы булган иде, Алар эше судта каралып, тиешле җәзаларын алачак. 2013 елда бер эшмәкәрнең эшчәнлеге 3 айга туктатылды. Былтыр бер эшмәкәр чит ил гражданын законсыз эшкә алганы өчен зур суммада штрафка тартылды.

    Фото:http://zhirinovskiy2012.ru/novosti-v-mire/106280-Prikaz-Minobrnauki-migranty-v-Rossii-dolzhny-umet-chitat-vyveski.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: