Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре республикада “Иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы” исеменә лаек булды

Юл сакчыларына Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе ветераннар Советы тарафыннан вымпел һәм махсус акчалата сертификат тапшырылды.

(19 гыйнвар, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ветераннар Советы республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтүгә дә үз өлешен кертә. Ветераннар Советы тарафыннан инде берничә ел рәттән конкурслар уздырыла, квартал саен иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажлары ачыклана. 2020 елның 4нче кварталы нәтиҗәләре буенча “ЮХИДИнең иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы” исеменә районның ЮХИДИ хезмәткәрләре Рамил Гафуров һәм Илфат Вахитов экипажы да ия булды.
Әлеге экипажга Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ветераннар Советы рәисе урынбасары Радик Касыймов вымпел һәм махсус акчалата сертификат тапшырып, кайнар котлады.
“Җаваплы хезмәтегездә бары тик уңышлар юлдаш булсын. Күңел биреп, намус белән башкарган эшегез алга таба да мактаулы булсын. Сәламәтлек һәм иминлек телим”, - диде ул.
Тәүлек әйләнәсе юл иминлеге сагында торучы егетләрнең хезмәтен район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин да билгеләп үтте. Ул шулай ук республиканың ЮХИДИ идарәсе ветераннар Советына олы хөрмәтен белдереп, ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев тә коллективның уңышлары дәвамлы булуын теләп, зур ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев