Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районыбызда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча вакытыннан алда тавыш бирүнең иң кызган чоры

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне 1нче июль саналса да, районыбыз халкының күпчелеге әлеге мөһим эшне 25нче июньдә үк башлады.

(29 июнь, “Апастово-информ“).


“Райондашларыбыз үз сайлау участокларына бер-бер артлы килеп торалар һәм үз фикерләрен белдерәләр. Бүгенге көндә 10718 кеше тавыш биреп, әһәмиятле вакыйгага үз өлешен кертте. Бу 69,3 процентны тәшкил итә. Әлегә кадәр тавыш бирмәгән райондашларыбызны иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 8.00 сәгатькә кадәр сайлау участокларында көтеп калабыз. Участокларда барлык саклык таләпләре үтәлә“, - дип белдерде районның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Садыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев