Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Районыбызның “Йолдыз” (“Звезда”) газеталарына язылу мөмкинлеге, уңайлылыклар көннән-көн арта

    Хәзер ерак шәһәрләрдә яшәүче туганнарыгыз, балаларыгыз интернет челтәре аша, сезнең өчен районыбызда нәшер ителүче "Йолдыз" ("Звезда") газеталарына языла һәм бүләк итә ала. Аның өчен www.tatmedia@ru сайтында урын алган «Подписка" баннеры аша www.tatpost.ru/Podpiska/index.aspx адресына күчәбез. Адреска www.tatpost.ru сайты аша да кереп була. Бу очркакта "Интернет подписка" баннерын сайларга. Интернет аша язылган...

    Хәзер ерак шәһәрләрдә яшәүче туганнарыгыз, балаларыгыз интернет челтәре аша, сезнең өчен районыбызда нәшер ителүче "Йолдыз" ("Звезда") газеталарына языла һәм бүләк итә ала. Аның өчен www.tatmedia@ru сайтында урын алган «Подписка" баннеры аша www.tatpost.ru/Podpiska/index.aspx адресына күчәбез. Адреска www.tatpost.ru сайты аша да кереп була. Бу очркакта "Интернет подписка" баннерын сайларга. Интернет аша язылган очракта да газета Апас районы эчендә генә таралачак.

    "Йолдыз"ның басылып чыкканчы ук үзеңә килеп җитүен теләсәң, газетаның PDF-версиясенә язылырга мөмкин. Язылу өчен почта бүлекчәсенә барырга кирәкми. Бары тик интернет аша "Электрон подписка" бүлегендәге каталогта "Йолдыз"ны сайларга, сайтта теркәлергә һәм карта яки "электрон акча" белән түләргә кирәк. Бу очракта район мәгълүматлары белән танышу мөмкинлеге почта хезмәтенә бәйле булмаячак.

    Тагын бер отышлы юл - өйдән чыкмыйча гына, Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша "Йолдыз" ("Звезда") газеталарына языла аласыз.https://uslugi.tatarstan.ru адресы белән кереп, рәсмиләштерегез. Апаста яшәүчеләр исә редакциягә килеп альтернатив подписка ясый ала. Бу очракта бәясе кимрәк. Ләкин газета хат ташучылар тарафыннан таратылмый, аны чәршәмбе һәм җомга көннәрендә редакциягә килеп аласы була.

    Санаулы көн тиз узар. "Йолдыз"га бүген үк языл, тыныч күңел белән йөр һәм бүләк от!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: