Республиканың газ һәм төтеннән саклану хезмәтенең иң яхшы звеносы - Апаста
Янгын сүндерүчеләрнең республикакүләм бәйгесе төгәлләнде.
(27 сентябрь, “Апастово-информ”).
Республика күләмендә узучы бәйгедә барлыгы 37 район командалары катнашты. Бәйге ике көн дәвам итте. Бәйге шартлары буенча хезмәткәрләр 6 төрле этапта көч сынаштылар. Судьялар бригадасы дөрес эш итүне, куркынычсызлык техникасын һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүне катгый күзәтте. Хаталар һәм төгәлсезлекләр штраф баллары белән билгеләнде.
Нәтиҗәдә, 1 урынны Апас районының , 2 урынны Әгерҗе районының газ һәм төтеннән саклану хезмәте звенолары яулады. 3 урынга Саба районының янгын сүндерүчеләре звеносы ия булды.
Җиңүчеләргә Грамоталарһәм сертификатлар тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчсе Булат Әхмәтҗанов җиңүләре белән тәбрик итеп, уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев