Апастово-информ
  • Рус Тат
  • КАРАТУН АШЛЫК КАБУЛ ИТҮ ПРЕДПРИЯТИЯСЕНӘ 70 ЕЛ

    Апас районы авыллары тарихына күз салсаң, аларның соңгы 100 ел эчендәге үзгәрешләренә, сөенечле һәм көенечле кичерешләренә тап буласың. Әйтик, күренекле журналист Азат Сункишевның "Югалган авыллар" китабында безнең райондагы әле 20нче елларда гына зур инициатива белән барлыкка килгән авыллар "Красный пахарь", "Коммуна", Каенҗәп, Җәйләү Дәүлияр һ.б. инде бүген юклар, ул авылларның...

    Апас районы авыллары тарихына күз салсаң, аларның соңгы 100 ел эчендәге үзгәрешләренә, сөенечле һәм көенечле кичерешләренә тап буласың. Әйтик, күренекле журналист Азат Сункишевның "Югалган авыллар" китабында безнең райондагы әле 20нче елларда гына зур инициатива белән барлыкка килгән авыллар "Красный пахарь", "Коммуна", Каенҗәп, Җәйләү Дәүлияр һ.б. инде бүген юклар, ул авылларның хатирәсе булып фәкать кешеләре генә яшәүләрен дәвам итәләр. Әмма ни кызганыч, инде алары да көннән-көн сирәгәя, күңелләрдән әкренләп җуела бара. Ә менә сөенечлесе - ул Каратун станциясе, аның оешмаларының үсеше. Узган гасырның 40нчы елларында оешкан Каратун, аның бистәсе, бүген район авыллары зурлыгы ягыннан Апастан кала икенче урында тора. Хәзерге көндә Каратунның Заготзерно (Свияжный) бистәсендә йортлар саны - 155, халык - 452 кеше.

    Бу ел Каратундагы иң өлкән оешмаларның берсе - ашлык кабул итү предприятиясе, халык телендә "Заготзерно" оешуга 70 ел. Ә тарихы болайрак. Бөек Ватан сугышы елларында халык яшәешендә иң мөһим стратегик әһәмияткә ия гамәл - ашлык кабул итү предприятияләрен оештыру була. Ә инде сугыш елларында әһәмият икеләтә арта: берсе аның хәрби әһәмияте, икенчесе - халыкны ризык белән тәэмин итү.

    1942 ел. Илдә сугыш бара. Фронтны икмәк белән тәэмин итү максатыннан тимер юллар төзелә һәм шул юл аша икмәкне озату кирәк була. 64 авыл-колхозлар икмәк саклау өчен Тәтеш прис­таненнән 32 амбарны Каратун станция­сенә күчерәләр. 1942 елның уңышын шунда ташый башлыйлар. Катгый график белән дәүләт заказларын үтәү башлана. Амбарлар тәбәнәк итеп төзелә, башлары рубероид белән ябыла. Икмәк йөкләрен ул чагында атлар белән ташыйлар. Капчыктагы игеннәрне куллама траплар аша ташып бушаталар. Дымлы икмәкне урамда, махсус җәймә­ләрдә (полога) кояш астында киптерәләр.

    1944 елда илбашы И. Сталин тәкъдиме буенча тимер юл булган торак пункт­ларда рәсми рәвештә "Заготзернолар" оеша. Тәтештән инде агач складлар күчерелә, яңаларын төзү өчен агач материаллары һәм башка матди ярдәм күрсәтелә.

    Менә шушы елда инде лаборатория оеша, анда икмәкнең чисталыгы, дымлылыгы, зарарланышы һәм клейковина (икмәк үзлелеге) билгеләнә башлый.

    Заготзерноның беренче җитәкчесе Төхфәтуллин Габдулла абый була. Ул үз эшенә бик бирелгән кеше, шартлар юк - контора да, өе дә землянка кебек җирдә була. Ул бу эштә 1948 елга кадәр эшли. Икмәк өчен, аның сакланышы өчен, өлкәннәр әйтүе буенча (Баһаветдинов Әсхәт, Салахуллина Сания һ.б.), бик тә кырыс чор була. 1-2 килограмм икмәк белән тотылган кешене 3-5 ел төрмә көтә, ә ачлыктан интеккән кайбер кешеләр аның ачысын татыдылар бит...

    Лабораториянең беренче җитәкчесе Курбатова Анастасия Степановна. Аның сөйләүләренә караганда, дымлылыкны тринклер дип аталган савытларда, керосинкаларда, иләкле савытларда киптереп, үлчәп билгеләгәннәр. Ә хәзерге вакытта махсус приборлар белән 1 минут эчендә дымлылыкны билгелиләр. Машиналар йөк бушатып чыкканчы икмәкнең бөтен мәгълуматы өлгерә. Курбатова А.С. бу эштә 1941-1985 елларда эшли.

    Еллар үтү белән икмәк кабул итү оешмасы тагын да үсә, киңәя, складлар машиналар кереп бушату өчен дә төзелә, механизация үзләштерелә. Заготзерно складларын төзүдә оста җитәкче, төзүче Газиз Гәрәевның роле бик зур була.

    1946 елда "Ростерган-ДСП-16" барабанын күмер ягып киптерә торган җайланма эшли башлый. Сугыштан соңгы елларда игенчелеккә игътибар ил буенча арта. Уңышны авылларда да саклау оештырыла. Мондый икмәк саклау рыннарын "глубинка" дип атыйлар һәм анда да җаваплы кешеләр билгеләнә.

    1948 елда электр энергиясе кулланыла башлый. Моның өчен дизель станцияләре кайта. Бу вакыттан 1954 елга кадәр биредә Гәрәев Газиз җитәкчелек итә. Танкларның двигателләре "Т - 4" кулланыла, алар Заготзернога һәм авылга да электр бирә. Шулай да үз кыенлыклары була - ягулык-майлау материаллары кытлыгы электр уты булмыйча, эшкә тоткарлыклар китереп чыгара.

    Иң авыр вакытларда куна-төнә эшләгән Кафия Нәбиуллина, Гайфулла Миннуллин һ.б. ның хезмәтләре тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язылырлык. Бу турыда һәм һәр хезмәткәрнең фидакарьлеген, Каратун тарихын чагылдырган язмаларында Сания Салахуллина һәм Әсхәт Баһаветдинов тулырак итеп искә алалар.

    Инженерлык хезмәте күрсәтелә. Оешма тарихында механизаторлар белән эш итүче, оста оештыручы Сабир Мифтахов (Республикада спротка зур өлеш керткән Мансур Мифтахов әтисе) эшчән­леге, осталыгы аерым бер урын алып тора. Эш өзеклекләренә юл куймый 50-нче елларда "СОБ-40" икмәк киптерү җайланмасы корыла.

    1955-1959 елларда директор булып С. Хәбибуллин, ә 1959-1965 елларда - Ф. Ханов эшләгәннәр.

    1967 елларда Каратун ашлык кабул итү пунктында реконструкция эшләре башлана. Бу еллардан башлап 1985 елга кадәр оешма белән Гыйльметдин Шәһвәлиев җитәкчелек итә. Моңа кадәр Гыйльметдин абый Кукмара, Актаныш районнары Заготзерноларында эшләп чыныгу үткән була (1956-1966). Агач складлар кирпеч, бетон складларга алыштырыла, аскы-өске галереяләр төзелә. 70нче елларда куәтле электромоторлар белән икмәк бер складтан икенчесенә күчерелә, икмәк сыйфатлы саклана, кул көче кими, автоматлаштырыла, техника яңара. КШП (ковшовый погрузчик) үзбушаткыч һәм төягечләр кайтарыла.

    1977 елгы уңышта "СЗШ - 16", ә 1994 елда "ДСП - 50" икмәк киптерү җайланмалары урнаштырыла.

    Заготзернога революцион үзгәрешләр керткән чор - ул аның җитәкчесе булып Заһидуллин Рәшид Нәҗиб улы эшләгән чор. (1986-1987 һәм 1991-2001 еллар). Тулысынча ул моңа кадәр дә диярлек автоматлаштыру, сәгатенә 150 т икмәк китерү газ ягулыгы белән эшли, складларга 45 мең тонна икмәк салынырлык итеп җиткерелә. Эшчеләргә уңайлыклары булган аерым йотлар төзелә, кибетләр, клуб, мәктәп сафка баса. Заготзерно ОАО "Каратун ашлык кабул итү предприятиясе"нә әверелә - бу югары механикалаштырылган, күппрофильле икмәк саклау һәм аны эшкәртү, үз продукциясен реализацияләү үзәгенә күтәрү, дигән сүз. 1999 елда тәүлегенә 120 тонна он тарттыру комплексы эшли башлый, ә 2003 елда сәгатенә 4 тонна җитештерүчәнлек белән катнаш азык хәзерләү цехы эшли. Сыйфатлы ипи пешерелә, ашханә эшчеләргә хезмәт күрсәтә. Каратун ашлык кабул итү предприятиясе сыйфаты ягыннан реализацияләнгән, тирә-юньдә дан, шөһрәт тоткан оешмага әверелә. Әлбәттә, бу эш­ләрне оештыруда оешманың генераль директоры Рәшид Заһидуллинның тырышлыгы, оста оештыручанлыгы, сәләтле булуы тарихта аеруча зур роль уйный. Ул "Путь к коммунизму" колхозында рәислек иткән чорда ашлык кабул итү оешмасында Ингам Зиятдиновның, Мансур Бәшировның җитәкче булып эшләгәннәре тарихта билгеле.

    Ә бүгенге ашлык кабул итү пред­приятия­се ашлыкны хәзерләү, саклау белән беррәттән, заман таләпләренә туры килерлек (Госстандарт) югары сыйфатлы он да базар шартларында киң сорау белән җитештерелә һәм реализация­ләнә. Үз көчләренә ышаныч белән, кызыклы һәм кирәкле омтылыш белән, базар куйган каршылыкларны җиңеп, аның сулышын тоеп алга бара коллектив.

    Мизгелгә сыйган бай тарихы булган, үз йөзе белән үрнәк коллективның традицияләрен, оешманың үзенә хас кыйбласын хәзерге җитәкчесе Сәлахов Васил Вагыйзь улы ышанычлы һәм тугры итеп алып бара. Бүген бу коллективта 110 кеше, үз эшләрен профессиональ төгәллек белән, алдынгы инновацияләр кулланып, хөкүмәтебез куйган модернизация юнәлешендә эш итәләр. Ел саен авыл хезмәтчәннәре үстергән уңышны саклаучы бу коллективка тагын да зур уңышлар телисе килә.

    Мәгълуматларны Апас туган якны өйрәнү архивыннан Рәмис Ногманов туплады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: