Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Рәхимов исемендәге хуҗалык комбайнчылары беренчеләрдән булып “кыр премиясе”нә ия булдылар

    Елдагыча, комбайн маркасына һәм җитештерүчәнлегенә карап, район күләмендә беренче 400-500-600 тонна ашлык суктырып алучы комбайн экипажларына "Урак-2015" район штабы вәкилләре тантаналы итеп "кыр премиясе" тапшыру традициясен дәвам итә. Рәхимов исемендәге хуҗалык баш агрономы Данир Сөләйманов быелгы уңышның күңел сөенерлек булуына шатлыгын яшерми: -Аеруча уҗым культураларыннан уңдык. 3200 гектарлык бөртекле һәм...

    Елдагыча, комбайн маркасына һәм җитештерүчәнлегенә карап, район күләмендә беренче 400-500-600 тонна ашлык суктырып алучы комбайн экипажларына "Урак-2015" район штабы вәкилләре тантаналы итеп "кыр премиясе" тапшыру традициясен дәвам итә.

    Рәхимов исемендәге хуҗалык баш агрономы Данир Сөләйманов быелгы уңышның күңел сөенерлек булуына шатлыгын яшерми:

    -Аеруча уҗым культураларыннан уңдык. 3200 гектарлык бөртекле һәм кузаклыларның 1060 гектарын көзге арыш һәм бодайга биреп оттырмадык. Язгы сабан басуларында да мул уңышка нигезле өмет бар. Әлегә уртача уңыш бер гектарга 25 центнер тирәсендә тирбәлә. Бездә Белоруссиядә чыгарылган "Палессе" ашлык комбайннары дүртәү, берсен әле быел гына алдык. Хәсәнов Марсель (ярдәмчесе Әнис Гобәйдуллин), Айрат Сәлимов (ярд. Рәзил Сөнгатуллин), Марат Сираҗетдинов (ярд. Илназ Шакиров), Фәрит Гыймадиев (ярдәмчесе Илназ Гомәров) экипажлары 5 көндә 5-6 шар мең центнер ашлык суктырып алдылар инде. Димәк, бу төр комбайннарның җитештерүчәнлеге импорт комбайннардан ким түгел, игенчеләр аларда эшләү шартлары да кешегә уңайлы, яхшы булсын өчен җентекләп уйланылган диләр. Идарә утырышында, урак башланганчы без механизаторлар белән ачыктан-ачык сөйләшеп, 5 мең центнер чиген узган һәм аннан соң суктырылган һәр 5000 центнер ашлык өчен комбайнчыларга кырга чыгып 1500- әр сум премия тапшыру турында килешкән идек,-ди баш агроном.

    -Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчсе Ильяс Заһидуллин катнашында бу күңелле миссияне башкарып, дүрт экипажга да "кыр премияләре" тараттык-бердәмлек һәм эшкә матур бәя булса, барысы да яхшы булачак,-дип аны җөпли хуҗалык җитәкчесе Фәрит Рәхимов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: урожай,
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: