«Ромашка» лагерына йөрүче укучылар буген Борнаш авылындагы чишмәләргә юл тоттылар.
Борнаш авылы укучылары ничек каникул ялларын үткәрәлэр?
Авылда сакланып калган сирьмәле кое янында тукталып,су алдылар. Юл уңаенда ветеран укытучы Сария апаның хәлен белешеп,истәлеккә фотога төштеләр. Аннан соң укучылар авыл библиотекасында булып, чишмәләр турында тагын да күбрәк мәгълүмат тупладылар.
Китапханәче Вилданова Айгөл балалар өчен чыккан яңа китаплар белән таныштырды.
Лагерьның соңгы көне. Укучылар лагерь буенча анкеталар тутырдылар. Тантаналы төстә лагерьны ябу линейкасында лагерь тормышында актив катнашкан укучылар грамоталар белән бүләкләнде.
Мәктәп яны лагерында үткәрелгән ял, укучыларның күңелләрендә матур хатирәләр булып сакланыр әле.
Күңелле каникуллар дәвамлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев