“Россия көне”ндә яшь апаслыларга паспортлар тапшырылды
14 яше тулган 6 яшүсмер тантаналы төстә төп документ иясе булды.
(12 июнь, “Апастово-информ”).
Тантаналы чара районның ЗАГС бинасында үтте. Биредә район Советы аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов, район миграция бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина, “Яшь гвардия”челәр һәм районның волонтерлык хәрәкәте активистлары катнашты. Егет-кызларның шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләр дә килде.
Район Советы аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов истәлекле вакыйга уңаеннан яшьләргә изге теләкләрен җиткерде.
“Бүгеннән сез илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдыгыз. Россия гражданины булу –зур дәрәҗә, паспорт алу - истә калырлык зур вакыйга буларак күңелләрегездә озак сакланыр. “Россия көне”ндә паспортлы булу икеләтә куаныч. Россия көне - илебезнең куәтен һәм ныклыгын гәүдәләндерүче, милли бердәмлек билгесе булып торган иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Әлеге бәйрәм күңелләрдә илебез карата горурлык хисе уятсын, яшәү көче өстәсен! Сез дә туры юлдан тайпылмыйча, илебезнең, республикабызның, районыбызның лаеклы кешеләре булып яшәгез. Апасыбыз данын еракларга танытып, аның киләчәге өчен хезмәт итегез”, - диде ул.
Район миграция бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина паспортның мөһим документ булуы хакында аңлатып, гражданга карата билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.
“Гражданин үз паспортын кадерләп сакларга, пычратмаска, ертмаска, бервакытта да аны таныш булмаган кешеләргә тапшырмаска тиеш. Үз документыгызны саклагыз һәм югалтмагыз", - дип киңәшләрен җиткерде Гөлназ Хәбибуллина.
Тәбрикләүләр җыр-моңнар белән үрелеп барды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлия Шиһабиева һәм Айрат Айтуганов яшьләргә үзләренең җырларын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев