Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Россия дөньяның бөтен илләренә очышларны чикли

    Мәскәү һәм башка дәүләт башкалалары арасында гына һава юллары сакланачак.

    23 мартта, Россия яңа типтагы Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында дөньяның барлык илләре белән авиаэлемтәне туктата. Бу хакта Росавиация белдерүенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

    «Мәскәүдән һәм башка дәүләт башкалаларыннан рейслар, шулай ук россиялеләрне чыгару өчен чартерлар өчен искәрмә ясыйлар», – дип искәртә агентлык.

    Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә 367 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Уналты авыру терелде. 52 меңнән артык кеше күзәтү астында кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: