Бу хакта ул социаль челтәрләр аша уртаклашкан. Аннан хәбәр кергәнче туганнарына гына ут йотарга туры килгән. "Ападан: "Мин исән!" - дип СМС килгәч, берничә сәгать еладым. Ә бит аны, шул самолетка утырасы булгач, үлде, дип белдек. Ападан хәбәр килгәч, хәтта туганнарга да шалтырата алмадым", - дигән сеңлесе.
Ә Эльвира алдагы көнне туган көнен бәйрәм иткән, отельгә соң гына кайта һәм кайтырга өлгерә алмый. Берничә көн ул Дубайда туроператорлар хисабына яшиячәк.
Чыганак: intertat.ru