ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җиткерүенчә, 2016 елның 3-11 июнендә Рязань, Воронеж, Калуга, Липецк, Новгород һәм Псков өлкәләрендә Африка дуңгызлар чумасының 14 очрагы күзәтелгән. Ветеринария вирусологиясе һәм микробиологиясе буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтында тикшеренү уздырганда "Шацкий дуңгыз комплексы" җәмгыятеннән (Рязань өлкәсе) сайлап алынган дуңгызлардан Африка дуңгызлар чумасын кузгатучы генетик материал табылган.
2016 елның 1 гыйнварыннан 11 июненә кадәр Россия территориясендә Африка дуңгызлар чумасының 33 очрагы теркәлгән.
Чыганак: http://intertat.ru