Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ростовтагы самолетның һәлакәткә очравында яңа фараз калкып чыкты

    Ростов-на-Дону шәһәрендәге Boeing самолеты биеклек руленең эштән чыгуы - кысылып калуы аркасында һәлакәткә очраган булырга мөмкин. Авиаһәлакәтне тикшерү барышы белән таныш чыганакка таянып, "Российская Газета" хәбәр итүенчә, төшеп утырыр алдыннан самолет 940 метр биеклеккә күтәрелә, аннары кинәт түбәнгә төшә башлый. Биеклек җирдән 270-300 метр калгач, самолет төшеп утыру полосасына егылып...

    Ростов-на-Дону шәһәрендәге Boeing самолеты биеклек руленең эштән чыгуы - кысылып калуы аркасында һәлакәткә очраган булырга мөмкин.

    Авиаһәлакәтне тикшерү барышы белән таныш чыганакка таянып, "Российская Газета" хәбәр итүенчә, төшеп утырыр алдыннан самолет 940 метр биеклеккә күтәрелә, аннары кинәт түбәнгә төшә башлый. Биеклек җирдән 270-300 метр калгач, самолет төшеп утыру полосасына егылып төшә башлый. Ул вакытта аның түбәнәю авышлыгы 45-50 градус, ә тизлеге сәгатенә 325 чакрым була. Диспетчер һәм пилотлар сөйләшүеннән аңлашылганча, бу вакытта экипаж хәлне җайга салырга теләгән, эфирда тынлык хөкем сөрә.

    Алда телгә алынган газета чыганагы сүзләренчә, очучылар самолетны турыларга теләгән, әмма һава температурасының кинәт үзгәрүе аркасында биеклек руле сафтан чыккан була.

    Boeing очкычлары белән мондый проблема килеп чыгарга мөмкин, диелә. Әйтик, АКШ пилотлары бер очыш вакытында "кысылып" калган рульгә икәүләп ябышкач кына җайлый алган.

    Чыганак: http://intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: