Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Сабада коточкыч хәл: 10 яшьлек онык әбисен үтергән

    Фаҗига Байлар Сабасында булган. Тикшерү фаразлары буенча, 10 яшьлек малай телевизор карап утырган әбисенә күп тапкыр пычак белән кадый. Шуннан аш бүлмәсендәге әнисенә һөҗүм итә. Ә беренчел фаразлар буенча, 10 яшьлек малайның пычакка үрелүе психикасында проблемалар булу белән бәйләп аңлатылган, - дип яза intertat.ru. - 7 апрель кичендә Байлар Сабасындагы...

    Фаҗига Байлар Сабасында булган.

    Тикшерү фаразлары буенча, 10 яшьлек малай телевизор карап утырган әбисенә күп тапкыр пычак белән кадый. Шуннан аш бүлмәсендәге әнисенә һөҗүм итә. Ә беренчел фаразлар буенча, 10 яшьлек малайның пычакка үрелүе психикасында проблемалар булу белән бәйләп аңлатылган, - дип яза intertat.ru.

    - 7 апрель кичендә Байлар Сабасындагы бер йортта 57 яшьлек хатын-кызның мәете табылды, - Тәне чәнчелгән-кискәләнгән иде. Шулай ук шундый ук җәрәхәтләр белән 33 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылды. Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 1 нче бүлеге нигезендә (үтерү) җинаять эше кузгатылды, - дип җиткергәннәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсендәгеләр intertat.ru га.

    Фото:http://policecare.ru/ярославский-полицейский-спас-соседе-6302.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: