Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
Җәмгыять

Сагындырдың, туган нигез

Картлар йорты. Монда яшәүчеләр төшләренә кереп йөдәткән туган якларыннан килгән һәр хәбәрне, яңалыкны сабыйларча сөенеп, канатланып кабул итәләр. Сагыну сагышыннан бәгырьләре телгәләнгән апа-абыйларның күңелләре чайкалып түгелергә генә тора. Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарындагы картлар йортларында 14 райондашыбыз тәрбияләнә. Язмышның ачы сынавы нәтиҗәсендә туган нигезләреннән аерылган якташларыбыз һәрдаим район җитәкчелегенең игътибарын, ихтирамын,...

Картлар йорты. Монда яшәүчеләр төшләренә кереп йөдәткән туган якларыннан килгән һәр хәбәрне, яңалыкны сабыйларча сөенеп, канатланып кабул итәләр. Сагыну сагышыннан бәгырьләре телгәләнгән апа-абыйларның күңелләре чайкалып түгелергә генә тора. Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарындагы картлар йортларында 14 райондашыбыз тәрбияләнә. Язмышның ачы сынавы нәтиҗәсендә туган нигезләреннән аерылган якташларыбыз һәрдаим район җитәкчелегенең игътибарын, ихтирамын, кайгыртуын тоеп яши. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан да районнан делегация барып, аларга район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән күчтәнәчләр тапшырып, җылы тәбрик сүзләрен ирештереп кайтты. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Клементьев, район ветераннар Советы җитәкчесе Мәнфүсә Хәкимҗанова һәрберсенең тормыш-көнкүреше белән кызыксындылар, яшәү шартлары белән таныштылар, туган якның җылы сәламнәрен ирештерделәр.

Буадагы картлар йортында 10 райондашыбыз көн күрә. Алар һәр елдагыча алдан ук әзерләнеп, иң матур киемнәрен киеп, актлар залына җыелып, эчке бер дулкынлану белән якташларын каршы алдылар, беравыздан туган авыллары, яшьтәшләре, күршеләре, хәтта йорт каршында үсеп утыручы өянкеләре турында да сораштылар.

Ирләрнең сүзсез генә, тын гына елавын күрү бик авыр. Биредә кыен булганлыктан түгел, туган якны, туган нигез җылысын, үз көенә яшәгән үз өен сагынып, әрнеп елый алар. Җыерчыклы битләреннән туктаусыз аккан көмештәй күз яшьләренә бик күп мәгънә салынган. Моны бары тик читтә, сагынып, сыктап яшәүчеләр генә тулысынча аңлый торгандыр инде... Дәүләкидән Рифат Әхмәтов картлар йортына өе янып киткәннән соң килә. Биредәге тормыштан канәгать ул. Җылы да, якты да, ашарына да, кияренә дә бар, кайгырту да зур. Концерт, театрлар да еш булып тора икән. Үзе дә кулына гармунын алып, моңланырга ярата, сагышлы күңелләргә ямь өсти. Шулай да сагыну катыш күз яшьләрен тыя алмый.

- Урта Балтайга туганнарыма кайтып килдем әле. Туган көнемне билгеләп үттек. 59 яшь тулды. Авылда яшәгән, шофер булып йөргән чакларымны бик сагынам, - диде ул.

Чәтбаштан Эльмира Закирова һәм Мөшкидән Фәрзәнә Хамбикованы картлар йорты дуслаштырган. Аларны биредә бик мактап телгә алалар, ярдәмчел, кешелекле, кул эшләренә оста булуларын бәялиләр.

- Мөшкигә кайтып йөрим мин. Тик менә киткәндә бик кыен шул. Кайтырга нигез юклыкны уйлап үзәкләр өзелә. Барлык мөшкилеләргә минем сагынуымны җиткереп, сәлам әйтегез, - диде Фәрзәнә апа.

Роза апа Адаматованы иң өлкән, хөрмәтле кеше буларак, аерым, ветераннар өчен әзерләнгән бүлмәгә урнаштырганнар. Ул да Апасның һәр кешесен берәм-берәм сорашып чыкты, яңалыклар белән кызыксынды, үзен онытмаулары өчен рәхмәтен ирештерде.

Үзәкнең белгече Резедә Мөхәммәтҗанова биредә яшәүче райондашларыбызның һәрберсенең үткәне, холык-фигыле белән яхшы таныш. Һәркайсы турында озаклап сөйли ала.

- Без өлкәннәрне дәвалыйбыз да, тәрбиялибез дә, күңелләре төшкәндә терәк булырга тырышабыз. Апас районы җитәкчелеге бер генә истәлекле датаны да калдырмый. Һәрчак беренчеләрдән булып күчтәнәчләр белән хәл белергә киләләр, - ди ул.

Тәтеш районының Шәмәк авылындагы картлар йортында ике райондашыбыз яши. Танай-Турай авылыннан Анатолий Краснонос һәм Әлмәндәрдән Фәния әби Шәрәфетдинова. Безне күрү белән Фәния әбинең күзләренә яшь җыелды.

- Әй, җаннарым, күңелем белән гел Апаста мин. Үз ягың бик кадерле шул ул. Радио тыңлыйм. Апаста урып-җыю эшләре беткәнен ишетсәм дә шатланам, берәрсен туган көннәре белән котласалар да сөенәм. Кечкенәдән урак урып үстем, яшелчә бакчасында эшләдем, көтү көттем. Авыр хезмәт дип тормадым. Ләкин мондый картлык сагышламаган идем. Үз йортыңда яшәүне берни дә алмаштырмый. Язмыштан да качып булмый, теләк теләгәндә һәрчак бәхетле картлык теләгез, - диде ул һәм үзенең хәлен белеп торучы Гөлсинә, Асия, Ринатларга сәламнәр җиткерүебезне үтенде.

Дулкынланудан, күңел яралары кузгалудан Фәния әбинең хәле дә начарланып китте. Шул мизгелдә үк шәфкать туташы аның кан басымын үлчәп, дәваларга ашыкты.

- Фәния әби янында еш булам, юатам, сөйләшеп утырып, сагынуын оныттырырга тырышам. Хатлар да язышам. Өлкәннәрнең бит аздан да күңеле була, - диде шәфкать туташы Гөлчирә Акунова.

Кайбыч районының Федоровское авылындагы картлар йортында өлкәннәр өчен бөтен уңайлылыклар да булдырылган. Биредә шулай ук ике райондашыбыз тәрбияләнә. Болынбалыкчыдан Мөзәянә Моталлапова күчтәнәч пакетларны туганын кочаклагандай күкрәгенә кысып, күз яшьләре аша чиксез рәхмәтләрен әйтте.

- Болынбалыкчыны бик күрәсем килә. Мине хәтерләүчеләр бардыр әле анда, - диде ул өзгәләнеп.

Апастан Асия апа Җәләлиеваның да бирегә килгәненә 6 ай узган икән. Аның әле күңел җәрәхәтләре яңа. Күз яшьләре дә кипмәгән. Шулай да үзенә күрсәтелгән тәрбиядән бик канәгать ул. Күчтәнәчләрне дә сөенеп кабул итте.

14 райондашыбыз. 14 төрле язмыш. Тик гомер көзләре генә охшаш шул менә. Аларны сагыну ачысы берләштерә. Ни кызганыч, араларында балалары, оныклары, дәрәҗәле урыннарда эшләүче, хәлле туганнары булганнар да бар. Туган нигезеннән аерылу ачысыннан бәргәләнгән яралы йөрәкләргә күпмедер җылылык, шатлык өләштек без. Тик балаларының, туганнарының күңел җылысын гына бүләк итә алмадык.

Сагышлы картлыкны хәтерләткән көзләр туган нигезләреннән аерылганнар өчен икеләтә, өчләтә авыр һәм озын, озак үтә. Һәркемгә туган җирендә бәхетле яшәргә язсын. Якыннарыбызга, танышларыбызга, дусларыбызга аерылу ачысыннан газапланырга ирек бирмик, бер-беребезне кадерлик, югалтмыйк. Картлар йорты дигән шомлы сүз язмышларга язылмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев