Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз! Мошенниклар йокламый

    Кырыкалдарлар тынычланырга уйламый, кырын эш-гамәлләрен дәвам итә. Корбан итеп, гадәттәгечә, өлкәннәрне, ялгыз яшәүчеләрне сайлый. Күптән түгел Апас халкына да мәкерле шалтыратулар була. Бәхеткә, корбаннар юк. Апаста билгесез ир-атның өлкән яшьтәге апаларның өй телефонына шалтыратып, бәлага таруы турында хәбәр итү очраклары ачыкланды. Бер атна элек кенә кичке сәгатьләрдә була бу хәл....

    Кырыкалдарлар тынычланырга уйламый, кырын эш-гамәлләрен дәвам итә. Корбан итеп, гадәттәгечә, өлкәннәрне, ялгыз яшәүчеләрне сайлый. Күптән түгел Апас халкына да мәкерле шалтыратулар була. Бәхеткә, корбаннар юк.
    Апаста билгесез ир-атның өлкән яшьтәге апаларның өй телефонына шалтыратып, бәлага таруы турында хәбәр итү очраклары ачыкланды. Бер атна элек кенә кичке сәгатьләрдә була бу хәл. Әбиләрдән 250 мең сум акча сорыйлар. Бәхеткә, әбиләрнең берсе, улы юклыгын аңлашып ала, икенчесе шулай ук уяулык күрсәтә, акчаны күчерергә ашыкмый.
    - Шикле кешеләргә юлыксагыз, телфоныгызга билгесез кешеләр шалтыратып, төрле уйдырмалар хакында сөйләсәләр, район эчке эшләр бүлегенә 02, 21-5-75 телефоннары аша шалтыратыгыз. Акча белән бәйле һәр эшне кат-кат тикшереп кенә башкарыгыз, - район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе ди Рамил Хәбибуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: