Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Салымын үзвакытында түләүченең йокысы качмый

    Райондашларга почта аша 16 августтан 2018 ел өчен җир, транспорт һәм мөлкәт салымнарын түләү квитанцияләре килә башлады.

    Быел бу салымнарны 2 декабрьгә кадәр түләп бетерү максаты куела, ул вакыт чикләре үтәлмәсә пени өстәлә. Бу өстәмә түләү Россия Үзәк Банк рефинанслау (рефинансирование) ставкасының өч йөздән бер өлеше (1/300) күләмендә дип билгеләнгән.

    Ил казнасы менә шушы салымнардан да туплана. Тормыш-көнкүрешебез, Татарстан киләчәге дә шуңа бәйле.
    Апас халкы түләгән җир һәм милек салымнары икесе дә 100 процент район казнасына керә. Транспорт салымнары 100 процент күләмендә Татарстан казнасына туплана. Район территориясендә елдан-ел күбрәк күләмдә юллар яңартыла һәм яңалары төзелә- димәк, кулында машина, башка техникасы булган апаслылар түләгән бу салым шулай ук үзебезгә кире әйләнеп кайта. Бүген районда барлыгы 20 меңгә якын кеше яши һәм салым түләүчеләрнең гаделлеге, салымнарның вакытында җыелуы һәркемнең яшәешендә көндәлек чагыла.
    -Салым квитанцияләрендә күрсәтелгән суммаларның дөреслеген ничек тикшереп була? Мисал өчен җир налогын алабыз. Сезнең сорауларны туплап, аларны район салым хезмәте җитәкчесе РАМИЛ НӘБИУЛЛИНга юлладым.
    -2006 елдан башлап җир салымы аның дәүләт куйган Кадастр бәясенә бәйле,-дип аңлатты ул миңа.-Шәхси хуҗалыкка караган (ЛПХ) җир салымы күләме аның кадастр бәясенең 0,15 процентын тәшкил итә.
    -Ә пай җирләренә салым нинди күләмдә?
    -Анысы пай җире кадастр бәясенең 0,3 проценты. Җир төренең кадастр бәясе Сезгә килгән квитанциядә күрсәтелгән. Аерым графаларда Сезнең өлешегез һәм салымнан чигерүләр күләме билгеләнә. Бу чигерүләр күбрәк пенсионерлар, күп балалы гаиләргә кагыла. Мондый очракта инде ЛПХ һәм авыл хуҗалыгы пай җиренә туры килгән өлешнең 6 сутый өлеше салымнан азат ителә. Гадиләштереп әйтсәм, шушы 6 сутый өлешкә түләргә кирәкми.
    -Быел квитанцияләрдә үзгәрешләр бар дип аңладым...
    -Быел кешегә буталып, яки онытылып калмасын өчен бөтен төр салымнар янәшәсендә үк аны электрон түләүчеләр өчен УИН (уникальный идентификатор начислений) штрих-коды һәм КУИР-код (Qr-код) та куелды. Бу очракта аерым кушымта, Интернетка керү мөмкинлеге булган кесә телефонына шушы штрих-кодларны төшереп аласың да электрон банкта, сезнең шәхси исәптә булган акчагыздан тиешлесе салым хезмәте адресына күчә. Операция үткәч, шәхси кабинет, электрон адресыгыз сайтларын кулланып, кәгазь квитанциясен бастырып алу да мөмкин. Аны салым хезмәтеннән килгән квитанциягә беркетеп куясы гына кала-монысы инде сезнең салымнарыгызны гадел һәм төгәл түләүне дәлилләү өчен кирәк булуы ихтимал...
    -Кеше болай түли алмаса?
    -Бу чакта элеккегечә квитанциягезне тотып банкка яки почта бүлекчәсенә барасың.
    -Аңлаешлы, гади телдә бирелгән җавапларыгыз өчен рәхмәт. Укучыларыбызның тагын да сораулары булса, сезне редакциягә кабат чакырырга мөмкин булырмы?
    -Сезгә дә рәхмәт, бик теләп киләчәкмен, киңәшле эш уңа ул...
    Ришат Җамалиев.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: