Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Сандугач”та – гөлбакча

    Быел безнең Иске Йомралы "Сандугач" балалар бакчасында, Татарстанда "Парк һәм скверлар елы" уңаеннан бик күп эшләр эшләнде. Бакчабызны ямьләндерүдә авылдашыбыз, аграр көллият укытучысы Рөстәм Мингазиев тә үзенең зур өлешен кертте. Ул бакчабыз тирәсен төрле төстәге профнастил рәшәткәләр белән уратып алды. Шуннан соң бакча аллы-гөлле төсләр белән бизәлде. Балалар көн дә...

    Быел безнең Иске Йомралы "Сандугач" балалар бакчасында, Татарстанда "Парк һәм скверлар елы" уңаеннан бик күп эшләр эшләнде. Бакчабызны ямьләндерүдә авылдашыбыз, аграр көллият укытучысы Рөстәм Мингазиев тә үзенең зур өлешен кертте. Ул бакчабыз тирәсен төрле төстәге профнастил рәшәткәләр белән уратып алды. Шуннан соң бакча аллы-гөлле төсләр белән бизәлде. Балалар көн дә төсләр белән танышып, уеннар уйныйлар, төсләрне танырга, санарга өйрәнәләр. Балалар сөенечен үз шатлыгыдай кабул иткән, олы йөрәкле, киң күңелле авылдашыбызга бакчага килгән саен рәхмәт укыйбыз. Балалар да мәйданчыкка сөенә-сөенә чыга.

    Заһидуллин Радик белән Сафиуллин Әнәс абыйлар ком өслеген матур һәм уңайлы итеп, зәвык белән ясап куйдылар. Шул иркен, җайлы комлыкта балалар рәхәтләнеп уйныйлар. Шулай итеп, бакчабыз әти-әниләр һәм авылдашыбыз Рөстәм ярдәме белән тагын да матурланды. Киләчәктә дә бергә-бергә аңлашып, киңәшләшеп, балаларыбыз өчен күп эшләр башкарырга насыйп булсын!

    Наилә Гизатуллина,

    тәрбияче.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: