Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Сания әби Дәүләтшина : " Эшләдек, бирешмәдек!"

    Карабайда яшәүче Сания әби Дәүләтшина 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.

    Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының котлау хаты, чәчәк бәйләме, бүләк, авыл хуҗалыгы бүлекчәсе тарафыннан да күчтәнәчләр бирелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Иске Йомралы мәдәният йорты җитәкчесе Резедә Гайнетдинова акъәбине тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады. Сания әби авыр хезмәтләр башкарган, тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстергән. Бүген олы кызы тәрбиясендә яши. 
    "Ачлыгын да күрдек, юклыгын да татыдык. Ат та җиктем, үгез дә җиктем, үзем дә җигелдем. Ләкин бирешмәдек. Бүген мин бик бәхетле әни, дәү әни", - ди ул үзе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: