Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Сатмышта зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе булды

    19 нчы февраль көнне Сатмыш гомум белем бирү мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышлап "Кабатлар сине гасырлар" девизы астында зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе үткәрдек. Бәйгенең максаты укучылырда татар теленә мәхәббәт уяту, ана телен ихтирам итәргә, сакларга, үстерергә кирәклегенә инандыру, Бөек шагыйребез Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне кабат...

    19 нчы февраль көнне Сатмыш гомум белем бирү мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышлап "Кабатлар сине гасырлар" девизы астында зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе үткәрдек. Бәйгенең максаты укучылырда татар теленә мәхәббәт уяту, ана телен ихтирам итәргә, сакларга, үстерергә кирәклегенә инандыру, Бөек шагыйребез Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрне кабат яңарту иде.
    Бәйгедә 8 нче сыйныф укучылары "Идел" һәм "Болгар"командасына бүленеп көч сынаштылар. Хөкемдарлар итеп, күчмә китапханә урнашкан Янгелде авылы клубы мөдире Мөнирә Яруллина, укытучылар Алсу Нигмәтҗанова һәм Гөлчәчәк Гимадиева сайланды.
    Командалар бер-берсен сәламләгәннән соң кызу ярыш башланып китте. Беренче бирем син мәкальләр беләсеңме дип атала иде. Бу биремдә тел турындагы мәкальләрнең башын алып баручы әйтте, дәвамын балалар әйтергә тиеш булды. Бәйге барышында балалар шарада чиштеләр, метаграммаларга җавапларда да таптылар,Фразеологизмнарның мәгънәсен бер сүз белән, сүзсез генә дә аңлаттылар. Юмаристик сүзлек төзү һәм "адашкан"авазны табу укучылар өчен бигерәктә кызыклы булды. Тел чарлау бәйгесендә балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр. Бөек шагыйребез Г. Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган сораулар бирер алдыннан бәйгедә катнашучыларга һәм җанатарларга Тукай тормышын һәм иҗатын чагылдырган презентация күрсәттем. Бәйгенең "Сәләтенне күрсәт" дип аталган өлешендә укучылар туган телгә багышлап язылган шигьри юлларны сөйләделәр. Бәйге азагында ике команда бергәләп "Туган тел" җырын башкарды. Шулай ук бәйге барышында музыкаль тәнәфесләр дә ясалды. Балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм башлангыч сыйныф укучылары үзләренең җыр-биюләре белән бәйгедә көч сынашучыларга көч-күәт остәделәр.
    Командалар бәйгегә зур әзерлек белән килгән иде, хөкемдарлар ике команданы да җиңүче дип бәяләде, почет граматасы һәм китаплар белән бүләкләде.
    Туган телебезгә багышлап куелган "Кабатлар сине гасырлар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә укучыларда һәм укытучыларда зур кызыксыну уятты.
    Сатмыш авылы китапханәчесе Гөлчәчәк Гыйсмәтова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: