Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Сергей Иванов татарстанлыларга эчке туризм турындагы сорауларына җавап бирәчәк

    Татарстан Онлайн программасы 30 июньдә трансляцияләнәчәк.

    (30 июнь, “Апастово-информ“)


    30нчы июньдә, туризм буенча ТРның дәүләт комитеты председателе Сергей Иванов, социаль челтәрләрдә онлайн аша татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк. Бу турыда Дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.
     

    #TatarstanOnline программасында Сергей Иванов тамашачыларга Татарстандагы эчке туризм үсеше, шулай ук коронавирус пандемиясе вакытында яңа программалар һәм туризм индустриясе тормышы турында сөйләячәк.

    Интернет кулланучылар, шулай ук, кызыксындырган сорауларын онлайн аша бирә ала. Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт Комитеты башлыгы иң популяр сорауларга турыдан-туры җавап бирәчәк.

    Трансляцияне “ВКонтакте“, “Одноклассники“ һәм YouTube социаль челтәрләрендә карап булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: