Апастово-информ
  • Рус Тат
  • "Северная" шахтасында исән калучылар юк

    Воркутадагы һәлакәт булган "Северная" шахтасында калучылар арасында исәннәр юк. Бу хакта "Воркутауголь" җәмгыятенең техник директоры Денис Пайкин җиткергән. Аңа кадәр РФ гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков, шахтада калган 26 кешенең исән булуына ышаныч калмады, дигән иде. Министр әйтүенчә, 26 шахтчы калган урында югары температура хөкем сөрә һәм кислород та...

    Воркутадагы һәлакәт булган "Северная" шахтасында калучылар арасында исәннәр юк. Бу хакта "Воркутауголь" җәмгыятенең техник директоры Денис Пайкин җиткергән.

    Аңа кадәр РФ гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков, шахтада калган 26 кешенең исән булуына ышаныч калмады, дигән иде. Министр әйтүенчә, 26 шахтчы калган урында югары температура хөкем сөрә һәм кислород та юк. Өченче шартлау нәкъ менә шул урынга туры килә. Шуның аркасында 28 февраль төнендә шахтада корбан булучыларны эзләргә җибәрелгән тауда коткаручы 6 кеше дә һәлак булган.


    Ишеткән булсагыз, "Северная" шахтасында 25 февральдә ике шартлау булды, тау җимерелде һәм җимерекләр арасында янгын чыкты. Һәлакәт вакытында шахтада 111 кеше булган, 81 е чыгарылды, аларның 9ының сәламәтлегенә зыян килгән. 4 кешенең үле гәүдәсе табылды, ә 26 кешенең язмышы билгесез.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: