Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ә сез беләсезме?

    Ул Тукайны якыннан белгән, шигырь язарга аңардан өйрәнгән Тукайның шәкерте һәм фикердәше, берничә китап авторы, шагыйр-публицист Габдулла Харис (1893-1931) Ябалак авылы зиратында җирләнгән. Укытучы-эзтабар, фронтовик Әсгать Галимҗанов аның авыл зиратындагы каберенә таш куйдыра. Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин, Апас "Туган төбәкне өйрәнү" музее директоры Рәмис Ногманов башлангычы белән кабер...

    Ул Тукайны якыннан белгән, шигырь язарга аңардан өйрәнгән

    Тукайның шәкерте һәм фикердәше, берничә китап авторы, шагыйр-публицист Габдулла Харис (1893-1931) Ябалак авылы зиратында җирләнгән. Укытучы-эзтабар, фронтовик Әсгать Галимҗанов аның авыл зиратындагы каберенә таш куйдыра. Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин, Апас "Туган төбәкне өйрәнү" музее директоры Рәмис Ногманов башлангычы белән кабер өстендә матур чардуган ясала. Тукайның 130 еллыгында авыл мәчете картлары, Шәмбалыкчы авыл җирлеге, Морзалар мәктәбе көче белән ул чистартылып, якташыбыз каберенә тере чәчәкләр куелды һәм яңалары утыртылды.

    Мәктәп укучылары Илмир Галиуллин Шамил Подстепной, Адилә һәм Илмир Миңнуллиннар, Алсу Мифтахова, Рания Зиннәтуллина, география укытучысы Рифат Бәдретдинов бу саваплы эшне бик җиренә җиткереп башкарып чыктылар. Шәмбалыкчының Фәхри Насретдинов, Бану Вәлиева музее җитәкчесе Гөлнара Хәйруллина һәм Рәмис Ногманов бу башлангычның дәвамлы булачагына ышандырдылар. Мәрхүм якташыбыз, Тукайның соңгы көннәрендә яныннан китмәгән шәкерте Габдулла Харис рухына багышлап кабер өстендә дога да кылынды.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: