Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Шәмбалыкчыдан Бибисара әби Бикмөхәммәтова: 90 яшькә җитәрмен дип уйламаган идем

    Бакча йортның капкаларын киң ачып каршы алдылар безне Лаеш районының Комлы Кавәл авылында. Чөнки биредә балалары янында бәхетле картлык кичерүче Бибисара әби Бикмөхәммәтовага 90 яшь тулган. Бибисара әби тумышы белән Түбән Барыш авылыннан икән. Шәмбалыкчының Корбангали исемле егетенә тормышка чыгып биш бала үстерәләр. Ире вафатыннан соң балалары аны ялгызын калдырмыйлар,...

    Бакча йортның капкаларын киң ачып каршы алдылар безне Лаеш районының Комлы Кавәл авылында. Чөнки биредә балалары янында бәхетле картлык кичерүче Бибисара әби Бикмөхәммәтовага 90 яшь тулган.

    Бибисара әби тумышы белән Түбән Барыш авылыннан икән. Шәмбалыкчының Корбангали исемле егетенә тормышка чыгып биш бала үстерәләр. Ире вафатыннан соң балалары аны ялгызын калдырмыйлар, үзләре янына Казанга алып китәләр. Ә җәй айларында барысы бергә бакча-йортка киләләр. Шәмбалыкчыга да еш кайтып йөриләр.

    - Бик тә бәхетле картлык кичерәм мин балаларым, онык-оныкчыкларым янында. Тормышның кыенлыгын, хәсрәтен дә күп күрдем. Ир, бала югалту ачысын да кичердем. 90 яшькә җитәрмен дип уйламаган идем, шөкер бу көннәрне дә күрдем, - ди Бибисара әби.

    Өч кызы Гөлшат, Гөлнур, Гөлназ, кияүләре, җиде онык, алты оныкчыгы аның өчен өзелеп торалар. Бибисара әби үткәннәрне дә хәтерендә яңартты. Урман кисү, окоп казулар үзәгенә үткән аның. "Түзсә дә түзә икән адәм баласы, ул михнәтләр башка кабатланмасын гына", - ди ул.

    Юбиляр Рәсәй Президентының Котлау открыткасына, чәчәк бәйләменә аеруча сөенде. Бөтен тирә-ягы чәчәк, өстәлдә дә бер кочак чәчәк бәйләме һәм бүләкләр булса да, туган ягыннан - Апастан килгәне аның өчен аеруча кадерле иде. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова Бибисара әбигә ихластан саулык, якыннары янәшәсендә бәхетле картлык теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: