Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ә сиңа саулыгың кадерлеме?

    -Апаслылар түләүсез диспансеризация үтүнең мөһимлеген һәм кирәклеген яхшы аңлый башлауларына сөенәм,-ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов. - Быел яшь категориясе, туган елына бәйләп 1-99 яшьлек 3472 кеше колачлы медицина тикшеренүләре үтәргә тиеш. 1 апрельгә дәүләт заказы 32 процентка үтәлде, 1150 кеше табибларда тикшерелде. Татарстан Президенты ярдәме белән дәвалау-диагностика стационар бинасы...

    -Апаслылар түләүсез диспансеризация үтүнең мөһимлеген һәм кирәклеген яхшы аңлый башлауларына сөенәм,-ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов. - Быел яшь категориясе, туган елына бәйләп 1-99 яшьлек 3472 кеше колачлы медицина тикшеренүләре үтәргә тиеш. 1 апрельгә дәүләт заказы 32 процентка үтәлде, 1150 кеше табибларда тикшерелде. Татарстан Президенты ярдәме белән дәвалау-диагностика стационар бинасы эчендә капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Төзүчеләр бу 3 катлы бинаны бандажлар белән ныгытты. 1 атна элек аның диварларын җылытып матур ак профиль калай белән тышлау башланды. Район үзәк хастаханәсенең икенче катында урнашкан администрация, бухгалтерия исә 1 ай элек шулай ук капиталь ремонтланган элеккеге бала табу бинасына күчерелде. Бушап калган бүлмәләрдә өстәмә дәвалау кабинетлары урнашачак. Апаска республика кан салу станциясенең күчмә бригадасы килү көтелә. Табиблар һәм кан тапшыручы донорлар өчен шартлар бездә хәзер бик яхшы. Көнен аерым хәбәр итәчәкбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: