Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сөлге җыю” күренешләре Кызыл Тау җирлегендә дәвам итте

Быел Сабан туе авыл җирлекләрендә 4нче июльдә узачак.

(Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Кызыл Тау авылы халкы Сабан туена “Сөлге җыю” йоласы күренешләрен бик эчтәлекле, бик сокландыргыч итеп әзерләгән. Монда бизәлешле атлар да, гармунчылар да, җыр-биюгә оста үзешчәннәр дә, бала чагалар да бар иде. Барысы да бәйрәмчә киенгәннәр. Алар һәр йортка, һәр хуҗалыкка кереп, бәйрәм күчтәнәчләренә - чигелешле сөлгеләр, яулыклар җыйдылар. Урамнарның берсе дә калмады, барысын да урап чыктылар. Һәр йорттан олысы-кечесе бик теләп чыкты.

- Авылдашларым бәйрәмгә, күңел ачуга бик сусады. Шуңа да милли йолабыз бүген аеруча җанлы, аеруча эчтәлекле уза. Бик куандырдыгыз барыгыз да. Дөньяларыбыз тыныч булсын, сугыш афәтләре, ятимлекләр килмәсен. Һәрбарчасы ныклы исәнлектә яшәсен”, - дип теләде Наилә апа Шәрәфуллина.

Дөрестән дә, соңгы вакытта чыккан чир шаукымы сәбәпче булгангамы, халык мондый бәйрәм күренешләренә быел аеруча сөенде, аеруча актив катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев