Сөенечен дә, көенечен дә без уртаклашабыз
18 декабрьдә ЗАГС органы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел әлеге хезмәт оешуга 94 ел тула. 1917 елның 18 декабрендә "Кавышу, балаларны һәм актлар хәлен теркәү турында"гы Декрет кабул ителә. Әлеге Декрет нигезендә ирекле кавышу кагыйдәләре, ир белән хатынның, балаларның хокуклары билгеләнә. Бүгенге көндә алар Россия Федерациясенең Гражданлык хәле актлары...
18 декабрьдә ЗАГС органы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел әлеге хезмәт оешуга 94 ел тула. 1917 елның 18 декабрендә "Кавышу, балаларны һәм актлар хәлен теркәү турында"гы Декрет кабул ителә. Әлеге Декрет нигезендә ирекле кавышу кагыйдәләре, ир белән хатынның, балаларның хокуклары билгеләнә. Бүгенге көндә алар Россия Федерациясенең Гражданлык хәле актлары Законы һәм Гаилә Кодексына нигезләнеп эш итәләр. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мин район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.
- Розалия Илсуровна! Сез нинди вазыйфалар башкарасыз?
- ЗАГС - гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә кеше өзелеп тормый. Дөньяга яңа аваз салган сабыйны теркәүдән башлап, кешенең тормыштагы соңгы язуына кадәр без башкарабыз. Шулай ук исем алмаштыру, гаиләләрне теркәү, уллыкка (кызлыкка) алу, ата булуны билгеләү безгә йөкләнгән, күңелсез вакыйга булса да, аерылышу фактларының да шаһиты булырга туры килә. Шуңа да ЗАГС хезмәткәрләренә һөнәри һәм кешелеклелек сыйфатлары, үз эшләренә нык бирелгәнлек кирәк. Барлык әһәмиятле вакыйгалар да махсус бланкаларда-актлар язуында теркәлә һәм таныклык бирелә. Моннан тыш кабат таныклык алу һәм суд карары, бүлекнең йомгаклавы ярдәмендә әйтеп үтелгән актларга үзгәртүләр, дөресләүләр кертелә. Ел башыннан район буенча 183 сабыйның тууы, 117 гаиләнең барлыкка килүе, 312 гражданның үлеме теркәлгән, барлыгы 44 гаилә таркалган.
- Сезнең хезмәттә нинди үзгәрешләр, нинди яңалыклар бар?
Мисал өчен хәзер гаиләне теркәү төрлечә башкарыла. Ир белән хатын мөнәсәбәтләрен законлаштыру өчен гаризаларны электрон рәвештә дә кабул итәбез. Яшьләр үзләре теләгән көнне, вакытны алдан ук сайлап, урынны алып куялар һәм мөһим вакыйгага 1 ай да ике көн кала паспортлары белән ЗАГС бүлегенә килеп гариза язалар. Кавышу тантаналары көннән-көн күңеллерәк, үзенчәлеклерәк рәвештә уза. Яңа гына кавышкан парларның гаилә агачын утырту традициясен башлап җибәрдек, сабыйларга, аналарга да игътибар һәм хөрмәт зур, озак еллар парлы, тату, үрнәк гомер кичергән гаиләләрне дә игътибар үзәгендә тотабыз.
- Коллективыгызга, яшьләргә әйтер сүзләрегез дә бардыр...
- Без коллективта аңлашып, киңәшләшеп хезмәт итәбез. Һөнәри бәйрәм уңаеннан кечкенә генә коллективыбызны, лаеклы ялдагы, авыл җирлекләрендәге хезмәттәшләремне тәбрик итәм. Аларга исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы телим. Күбрәк сөенечле вакыйгаларның шаһиты булып, хезмәтебездән ямь һәм тәм табып эшләргә язсын. Гаилә кору - күңелле һәм җаваплы адым. Шуңа күрә яшьләр безнең бусаганы атлаганчы бу адымга җитди карасыннар һәм уйлансыннар иде. Шулай иткәндә генә гаиләләр таркалу, әтиле килеш әтисез үсүче балалар саны кимер иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 16:59“Солысы да пешсен, печән-саламы да булсын, терлек саф һавада да йөрсен”, - диләр белгечләр Кече Бакырчы, Олы Бакырчы һәм Тәүгелде авыллары хезмәтчәннәре терлекчелек өлкәсендә үрнәк күрсәтә.9100
-
22 гыйнвар 2021 - 14:05Борнашлылар Кыш бабай белән кич утырган Борнаш авылында үзенчәлекле кыш бәйрәме узган.11500
-
22 гыйнвар 2021 - 10:24Сабировлар гаиләсе кичләрен җыр-моңнарга багышлый Җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк Сабировлар гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел. Әтиләре Фәгыйль абый һәм әниләре Ләйсирә апаның сәхнәгә булган мәхәббәте аларда чагыла.22000
-
22 гыйнвар 2021 - 09:40Бер көндә иң якын 4 кешесен югалткан Альбина Камалова: «Сездән башка ничек яшәргә?» Татарстан елады… Югары Осланда булган фаҗига турында шулай дими ни дисең?! Дүрт газизе бер көнне китеп барган ул гаиләнең тау-тау өелгән ачы хәсрәте бөтен кешегә җитте: йөрәкләр тетрәнде. «Дүртәү бергә әтиебезне каршы ала идек бит», — дип өзгәләнә Илдарның хатыны Альбина.119700
-
22 гыйнвар 2021 - 09:26Каратунда кышкы Сабантуй - хоккей фестивале узачак "Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам" дип исемләнгән Бөтенроссия спорт фестивале 23 гыйнвар көнне, 10.00 сәгатьтә Каратун мәктәбе янәшәсендә үтәчәк.7900
-
22 гыйнвар 2021 - 08:29Апас “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә тәрбия завучларының киңәшмәсе узды Биредә район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары булачак чараларга әзерләнү турында сөйләштеләр.33500
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.103300
-
20 гыйнвар 2021 - 15:54Сигез айлык авыры булган хатын табибларга мөрәҗәгать иткән Авыру хатын ике ай буена реанимациядә яткан. Аннары уянгач, аңа баласының фотосын күрсәткәннәр.82400
-
20 гыйнвар 2021 - 08:02«Татмедиа»ның әдәби кафесында «Ялкын» журналының гыйнвар саны тәкъдим ителде Кичә миллион язылучысы булган татар блогерлары катнашында үтте.12800
-
19 гыйнвар 2021 - 13:17Мендәрдә калган 2,5 см озынлыктагы тегү энәсе бер ир-атның муенына кереп киткән Энә йокы һәм умырткалык артерияләреннән 1-2 мм ераклыктан узган, умыртка миенә 1 мм гына барып җитмәгән56800
-
22 гыйнвар 2021 - 18:31Новости "Апас хәбәрләре " 22.01.2021
-
22 гыйнвар 2021 - 18:31Новости "Апас хәбәрләре " 22.01.2021
-
16 гыйнвар 2021 - 09:09
-
22 гыйнвар 2021 - 14:39Хоккей Федерациясе нәни апаслыларга күңелле бәйрәм бүләк иттеТатарстанның хоккей федерациясе "Әйдә хоккейга" социаль проекты кысаларында спорт чарасы оештырды.6300
-
22 гыйнвар 2021 - 12:49Азат Әхмәдиев – эшмәкәрләрне яклау буенча җәмәгать вәкилеАзат Әхмәдиев – Татарстан Республикасы Президенты каршында оешкан эшмәкәрләрне яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районы буенча җәмәгать вәкиле булып тора.10600
-
22 гыйнвар 2021 - 08:02Район мәктәпләрендә “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“на старт бирелдеБу уңайдан Биеш, Табар Черкене һәм Иске Йомралы мәктәпләрендә укучы балалар бик матур чыгышлар әзерләгәннәр.12100
-
25 февраль 2020 - 15:44В связи со срочностью ПРОДАМ практически даром готовый бизнес кафе - пекарня "Чайхона" , площадь 100 кв м. В помещении кафе соблюдены все условия работы по СанПину. Банкетный зал, уборная для посетителей, огромная кухня- пекарня, хозблок, котельная, комната отдыха персонала, туалет и душ для персонала, отдельный выход и окошко с тортца для удобства продажи выпечки, лепешек, самсы.85400
-
21 февраль 2020 - 15:00В продаже можно найти огромное многообразие теплиц с широким ценовым диапазоном. Но всегда ли цена соответствует предлагаемому качеству?81300
-
19 гыйнвар 2021 - 10:35«Бер көндә әтисен, ирен һәм ике улын югалтты. Беркем беркем белән сөйләшми, елыйлар гына» Югары Ослан районының Пятидворка авылында булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. Биредә ике олы кеше, ике бала янып үлде. Соңыннан фаҗигале төстә һәлак булучыларның берсе полиция подколковнигы Илдар Камалов булуы ачыклана. Аңа нибары 37 яшь була. Аның белән бергә хатынының әтисе, 12 һәм 8 яшьлек уллары да харап була.125600
-
22 гыйнвар 2021 - 09:40Бер көндә иң якын 4 кешесен югалткан Альбина Камалова: «Сездән башка ничек яшәргә?» Татарстан елады… Югары Осланда булган фаҗига турында шулай дими ни дисең?! Дүрт газизе бер көнне китеп барган ул гаиләнең тау-тау өелгән ачы хәсрәте бөтен кешегә җитте: йөрәкләр тетрәнде. «Дүртәү бергә әтиебезне каршы ала идек бит», — дип өзгәләнә Илдарның хатыны Альбина.119700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.103300
-
20 гыйнвар 2021 - 15:54Сигез айлык авыры булган хатын табибларга мөрәҗәгать иткән Авыру хатын ике ай буена реанимациядә яткан. Аннары уянгач, аңа баласының фотосын күрсәткәннәр.82400
-
19 гыйнвар 2021 - 13:17Мендәрдә калган 2,5 см озынлыктагы тегү энәсе бер ир-атның муенына кереп киткән Энә йокы һәм умырткалык артерияләреннән 1-2 мм ераклыктан узган, умыртка миенә 1 мм гына барып җитмәгән56800
-
20 гыйнвар 2021 - 11:24“Төп игътибар - терлекчелек тармагына юнәләчәк” Халык җыеннары Чирмешән, Олы Бакырчы, Урта Балтай, Тутай һәм Кызыл Тау авылларында дәвам итте.44300
-
19 гыйнвар 2021 - 13:36Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре республикада “Иң яхшы юл-патруль хезмәте экипажы” исеменә лаек булды Юл сакчыларына Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе ветераннар Советы тарафыннан вымпел һәм махсус акчалата сертификат тапшырылды.43800
-
19 гыйнвар 2021 - 10:43Татарстанда бер хатын-кыз ике баласын коткару өчен тәрәзәдән сикергән Янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән.35400
-
22 гыйнвар 2021 - 08:29Апас “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә тәрбия завучларының киңәшмәсе узды Биредә район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары булачак чараларга әзерләнү турында сөйләштеләр.33500
-
21 гыйнвар 2021 - 13:56Апаста коронавирус чиренә каршы вакцинация дәвам итә Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә 70 кеше вакцинаның беренче компонентын алды, 25 райондаш икенче мәртәбә прививка ясатты.33300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика