Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Солдатта булган диләр…

    - Быел язын хәрби хезмәткә Апас районыннан 27 яшькә кадәрге 31 ир-егет чакырылачак, - диде хәрби комиссар Илшат Паймурзин. Илдә тәртип урнаша - бу армия хезмәтендә, андагы шартларда да яхшы чагылыш таба. Бүген тулысынча дәүләт киендергән, ашаткан, йомшак урын-җирдә генә йоклаткан гади солдат аена 3 мең сум, сержант составы 5...

    - Быел язын хәрби хезмәткә Апас районыннан 27 яшькә кадәрге 31 ир-егет чакырылачак, - диде хәрби комиссар Илшат Паймурзин.

    Илдә тәртип урнаша - бу армия хезмәтендә, андагы шартларда да яхшы чагылыш таба. Бүген тулысынча дәүләт киендергән, ашаткан, йомшак урын-җирдә генә йоклаткан гади солдат аена 3 мең сум, сержант составы 5 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала. Аларның ял, хәрби хезмәт шартларын хәзер элеккеге белән чагыштырырлык та түгел. Әйтик, төшке аштан соң солдатка йоклап алу вакыты да каралган хәтта..

    Әлегә кадәр, армиягә бармый калуның төрле ысулларыннан файдаланучы «акыллы башлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәткә яраклы дип саналды, яхшы, төшемле эшкә урнашты. Хәзер андыйларга юлны яптылар. Армиядә булмадыңмы - дәүләт оешмаларында сиңа эш юк. Армиягә чакырылыш белән киткәндә гаиләле солдатның балалы хатынына 11 мең сумга якын бала пособиесе түләнә. Баласы ул хезмәттә чакта туса, солдат үз командирына, ә биредә калган кадерле хатыны безгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Армиядә булучылар дәүләт югары уку йортларына өстенлекле шартларда бюджет урыннарына кабул ителә.

    Бу чакырылышка кадәр хәрби хезмәт яше тулган егетләрдә яссы табанлык авыруы булса, аны армиягә алмыйлар идее. Хәзер аны гамәлдән чыгардылар. Һәм, гомумән, хәрби хезмәттән азат итүдә элек 89 төрле сәбәп, шул исәптән медицина күрсәткечләре кулланылды. Хәзер алар 88гә калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: