Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Сәрмәдия Зиннәтуллина: “Кул эшләре булса, дару да кирәкми“

    Кормаш авылында яшәүче Сәрмәдия апа Зиннәтуллина бик яратып кул эшләре белән шөгыльләнә.

    (24 февраль, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


    10 айда төсле җепләргә күңел җылысын да кушып, 27 әтәч рәсеме чиккән. Бәйләгән урындык япмаларының санын да хәтерләми. Башмаклары да бихисап. Кечкенә “сувенир” башмаклар бәйләп оныкларын, якыннарын сөендерергә ярата. Аларны никах туйларында бүләк итә.

    “14 яшемнән кулыма чигү алдым. Әлеге осталык әниемнән килгән. Яшь чакта бик күп сөлгеләр, мендәр тышлары чиктем. Хәзер дә чигәргә яратам. Тормышта бит борчулар күп. Әлеге эш тынычландыра, сабырлык өсти. Бернинди дару да кирәкми. Мин шул чиккән әтәчләрем белән сөйләшәм. Алардан көләм. Эшләремне күреп рәхәтлек алам“, - ди Сәрмәдия апа.

    Сәрмәдия апа күңел хисләрен ак кәгазь битенә дә сала. Аның 9 китабы басылып чыккан. Тагын 5 дәфтәр туп-тулы шигырьләре дөньяга чыгуын көтә.


    Изге җанлы, күңелендә һәрчак дога йөрткән Сәрмәдия апаның өендә гөлләр дә шаулап үсә. Ул аларны гел коендырып, “хәлләрен белеп” тора. Бер эш артыннан икенчесен уйлап таба.

    “Тик кенә телевизор карап уздырган сәгатьләремне әрәм иткән кебек күрәм. Шуңа да кино караганда да кул эшләре алам. Эшли башлагач, вакытны сизмим дә, тоймыйм да“, - ди ул һәм барчабызны да вакытның кадерен белеп яшәргә, гомерне заяга уздырмаска өнди.

    Тулы язма “Йолдыз“ битләрендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: