Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Суын да сибәм, чүбен дә утыйм әле, ди горурланып акъәби

Коштавылы авылында гомер кичерүче Гайшә әби Галимова 90 яшьлеген каршылады.

(29 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Якты йөзле, тәмле телле, шул ук вакытта үткен дә, чая да булуы белән шаккаттырды безне Гайшә әби. Ялгызы гына гомер итеп ята ул. Бар нәрсәне үзе эшли ала, яшелчә, бәрәңге бакчасында мәш килә.
“Бик кыен чорларны уздырдык, гомере буе хезмәттә булдык. Шуңа күрә хәзер дә эшсез тора алмыйм. Суын да сибәм, чүбен дә утыйм”, - ди ул үзе горурланып.
Гайшә әби шушы авылда туып-үскән сугыш чоры баласы. Ятимлекне дә күргән, ачлыкны да кичерергә туры килгән. Гомере буе хезмәттә булган. Фермада эшләгән, урман кискән, чөгендер кырларында тир түккән. Тормыш ярын да ерактан күзләмәгән. Тиң яры итеп авылдашын сайлаган, гаилә корып җибәргән. 4 бала үстергәннәр. Бүгенге көндә өчесе исән-сау булып, үз гаиләләре белән Казанда яшиләр. Өлкән яшьтәге әниләре янына еш кайтып, булышып йөриләр.
"Әниебез әле бик әйбәт. Намаз-догаларын да укый ала. Бар нәрсәне җир җимертеп эшли ул. Безне дә тик тортмый, өйрәтеп, киңәшләрен биреп кенә тора", - ди кызы Илһамия апа.
Авылның социаль хезмәткәре Гөлфия апа Шәфигуллина да акъәби янына көн саен диярлек килеп йөри, хәлләрен белешеп, сәламәтлеген кайгыртып тора.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт абый Сабиров юбилярны котлап, Россия Президентының Котлау хатын, район башлыгының тәбрикләү открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Гайшә әби килгән кунакларны капка төбенә кадәр озатып, кул болгап, кат-кат рәхмәтләрен әйтеп саубуллашты. “Әле 100 яшьлегемә дә килерсез” , - дип тә өстәде акъәби. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев