Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Сыналган ысул үзен һәрчак аклый

    Быелгы һава шартлары уҗым культураларының тотрыклы уңыш бирергә сәләтле булуын күрсәтте. Көзге арыш-бодайның уртача уңышы гектардан 35 центнердан ким булмады. Яңа, сыналган сортлар белән эшләү, төгәл агротехнология үзен әнә шулай аклый. Быел да районда көзге уҗымга 13 мең гектар мәйдан биреләчәк. Беренче булып районда көзге чәчүне агрофирманың Балтай бүлекчәсендә башладылар,-ди...

    Быелгы һава шартлары уҗым культураларының тотрыклы уңыш бирергә сәләтле булуын күрсәтте. Көзге арыш-бодайның уртача уңышы гектардан 35 центнердан ким булмады. Яңа, сыналган сортлар белән эшләү, төгәл агротехнология үзен әнә шулай аклый. Быел да районда көзге уҗымга 13 мең гектар мәйдан биреләчәк. Беренче булып районда көзге чәчүне агрофирманың Балтай бүлекчәсендә башладылар,-ди районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин.

    -Безнең бүлекчәдә көзге арыш-бодай 767 гектарда чәчеләчәк. Чәчкеч агрегатын кырга алып чыккан Илдар Хөснетдинов, чәчүчеләр Илзидә Әнвәрова, Филгать Гыйсмәтуллин, Фаил Сөләйманов беренче көнне үк бер басуда эшне төгәлләп өлгерделәр. Чәчкеч алдыннан культивация үткәрүче Альберт Мусин да бик өлгер. Барыгызга дә яхшы эшегез өчен зур рәхмәт,-ди бүлекчә идарәчесе, әфганчы Рамил Шәрәфуллин.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: