Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Сыйфатлы “арзан” товарга кызыккан ике райондаш ир-ат мошенниклар тозагына эләккән

    Сыйфатлы әйбернең арзанга сатылмаганы хак башында. Ләкин акча мәсьәләсенә килеп төртелгәч, арзанрагын сайларга тырышабыз шул. Әнә шул сыйфатлы "арзан" товар ике райондаш ир-атны төп башына утырткан да инде. Алар социаль челтәрләр аша машина сатып алырга уйлыйлар. Кирәкле товарны сайлап, бәяләрен килешкәч, сатучы як, машинаны килеп алганчы, билгеле бер күләмдәге акчаны...

    Сыйфатлы әйбернең арзанга сатылмаганы хак башында. Ләкин акча мәсьәләсенә килеп төртелгәч, арзанрагын сайларга тырышабыз шул. Әнә шул сыйфатлы "арзан" товар ике райондаш ир-атны төп башына утырткан да инде. Алар социаль челтәрләр аша машина сатып алырга уйлыйлар. Кирәкле товарны сайлап, бәяләрен килешкәч, сатучы як, машинаны килеп алганчы, билгеле бер күләмдәге акчаны банк аша күчерү тәкъдиме ясый. Машиналы булу хыялы белән янган беркатлы ир-атлар 20-30 мең сум күләмендәге акчаны билгесез затлар кулына күчереп тә куя. Нәтиҗәдә, машина да юк, акчадан да җилләр искән, сатучылар да юкка чыккан.

    Фото:http://sterlegrad.ru/newsrb/50311-internet-moshennik-ostavil-zhitelya-bashkirii-i-bez-deneg-i-bez-mashiny.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: