Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Табар Черкене мәктәп яны кишәрлегендә яңа төрле Кейл кәбестәсе үстереләчәк

    “Дөрес туклану һәм сәламәтлекне саклау” институты директоры, КФУ доценты Марат Кәлимуллин укытучылар коллективы алдында кейл кәбестәсен утырту һәм үстерү алымнары буенча мастер-класс үткәрде.

    (22 нче май, “Апастово-информ”).


    Яңа башлангыч белән район башлыгы Равил Хисаметдинов та танышты.
    “Башлап җибәргәндә һәрбер эшнең авырлыклары, аңлашылмаган әйберләре була. Бу әле эксперимент рәвешендә генә булачак. Әгәр яхшы гына барып чыга икән, эшне җәелдерү ягын карарга кирәк булачак. Яңа башлангычта уңышлар телим”, - диде ул.

    “Без бүген менә бу мәктәпкә яңа төр кейл кәбестәсенең орлыгын алып килдек. Бу кәбестә витаминнарга бик бай. Аны утыртып, бернинди ашламасыз үстереп карыйбыз. Бары тик үлән төнәтмәләрен генә кулланып, тукландырып үстерәбез. Шулай ук барысын да фәнни яктан тикшерәчәкбез”, - диде тәҗрибә уртаклашып Марат Кәлимуллин.

    Табар Черкене мәктәбе коллективы бүгенге көндә файдалы үләннәр җыю белән дә мәшгуль. Урманнан сәрдә үләнен җыеп киптерергә таратканнар.


    “Бүгенге көндә безгә сәрдә дару үләне җыеп киптереп бирергә дигән тәкъдим булды. Укытучылар коллективы белән җыеп, киптерергә куйдык. Аны тапшырып мәктәп яны кишәрлеге өчен кирәк-яраклар булдырырбыз дип уйлыйбыз. Шулай ук кейл кәбестәсе утырту эшенә дә керештек. Үстереп, тәрбияләп карыйк әле. Беренчедән, укучыларыбыз да әлеге фәнни эшкә кушылырлар һәм киләчәктә авыл хуҗалыгы буенча укырга керерләр. Авылга агрономнар булыр дип өметләнәбез. Икенчедән, мәктәп укучыларына витаминлы азык булачак”, - дип уртаклашты мәктәп директоры Лидия Щербакова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: