Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Тагын бер пассажир самолеты егылып төшкән: борттагылар үлгән

    Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә җиңел моторлы пассажир самолеты торак кварталдагы өч катлы йортка егылып төшкән. Борттагы бөтен кеше дә үлгән. Моннан тыш йортта яшәүче бер хатын-кызның да җәрәхәт алуы турында әйтелә. Һәлакәт корбаннары - җиде кеше. Аларның өчесе - хатын-кыз, дүртесе ир-ат булган. Беренчел фаразлар буенча һәлакәт пилотның ялгышлыгы аркасында килеп...

    Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә җиңел моторлы пассажир самолеты торак кварталдагы өч катлы йортка егылып төшкән. Борттагы бөтен кеше дә үлгән.

    Моннан тыш йортта яшәүче бер хатын-кызның да җәрәхәт алуы турында әйтелә. Һәлакәт корбаннары - җиде кеше. Аларның өчесе - хатын-кыз, дүртесе ир-ат булган. Беренчел фаразлар буенча һәлакәт пилотның ялгышлыгы аркасында килеп чыккан. Ул самолет белән төшеп утырырга җыенганда идарәне югалткан. Шуның аркасында очкыч җиргә егылып төшкән: гараж һәм йортка зыян китергән.

    Самолет хуҗасы - бизнесмен Роджер Агнеллиның бортта булу-булмавы әлегә ачыкланмаган.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: