Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Танай-Турай нәниләре авылдаш ветеран абый-апаларына “Рәхмәт” диләр

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Танай-Турай балалар бакчасына йөрүче нәниләр инде матур биюләр, сугыш китергән газаплар турында тетрәндергеч эчтәлекле шигырьләр, җырлар өйрәнеп, күргәзмә дә ясап куярга өлгергәннәр. Бу уңайдан алар авылдаш апалары, сугыш чоры баласы Гәрәева Флера апаны үзләренә кунакка да чакырганнар. Флера апа сугыш китергән газапларның тере шаһиты. -...

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Танай-Турай балалар бакчасына йөрүче нәниләр инде матур биюләр, сугыш китергән газаплар турында тетрәндергеч эчтәлекле шигырьләр, җырлар өйрәнеп, күргәзмә дә ясап куярга өлгергәннәр. Бу уңайдан алар авылдаш апалары, сугыш чоры баласы Гәрәева Флера апаны үзләренә кунакка да чакырганнар. Флера апа сугыш китергән газапларның тере шаһиты.

    - Сугыш башланганда 5 яшемдә идем. Сабыйлыгым белән кайбер нәрсәләрне аңлап та бетермәгәнмендер инде. Тик шулай да әниләрнең елаганнары, әтине өзелеп көткәннәрем, ачлы-туклы кырда башак җыеп йөргәннәремне, черек бәрәңге ашаганнарымны бик яхшы хәтерлим, - ди ул.

    Шулай да тормышында барыннан да бигрәк әфганчы улы Илдарның үлемен авыр кичерә Флера апа.

    - Инде 15 ел узса да мин әле дә аның киемнәрен саклыйм. Бик сагынганда күлмәкләрен кочаклап елап, күңелем бушатам, - дип өзгәләнә ана. Ә балалар исә таң калып күз яшьләрен сөртә-сөртә ачынып сөйләгән апаны күзәтәләр. Озын-озын шигырьләрдә сөйләнгән балалар язмышы, аналар күз яше дә ят шул аларга. Ят булсын, беркайчан да сугыш газапларын күрергә язмасын.

    Танай-Турай балалар бакчасында балалар бакча апалары, әти-әниләре ярдәме белән төрле күргәзмәләр эшлиләр.

    Шулар арасында Бөек Җиңүгә багышланганы да бик матур, эчтәлекле килеп чыккан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: