Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Танай-Турайда яшәүче Хисамовлар район хастаханәсенә зур бүләк тапшырдылар

    -Моннан 9 ел элек 13 яшьлек балабыз Раил урын өстендә калды. Аны терелтер, аякка бастырыр өчен кайларга гына бармадык, барысы да файдасыз, шулай язгандыр инде дип, язмышыбыз белән килешергә булдык. Безгә бик авыр чакларда район табиблары, авылыбыз шәфкать туташы, барлык туганнарыбыз улыбыз өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләделәр, рәхмәт барыгызга...

    -Моннан 9 ел элек 13 яшьлек балабыз Раил урын өстендә калды. Аны терелтер, аякка бастырыр өчен кайларга гына бармадык, барысы да файдасыз, шулай язгандыр инде дип, язмышыбыз белән килешергә булдык. Безгә бик авыр чакларда район табиблары, авылыбыз шәфкать туташы, барлык туганнарыбыз улыбыз өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләделәр, рәхмәт барыгызга да.

    - Мәскәүдәге туганнарыбыз аша газиз улыбызның тән газапларын азга гына булса да җиңеләйтергә ниятьләп, махсус көйләнүле, табиблар телендә күпфункцияле карават кайтарган идек. Гаиләбез белән киңәшләшкәч, инде 22 яшен тутырган улыбыз Раил ризалыгы белән аны үзебезнең Апас үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенә бүләк итәргә булдык,-дип мөрәҗәгать иттеләр безгә Танай-Турай авылыннан Фаяз һәм Гөлфинур Хисамовлар.

    - Сезнең бүләкне шатланып кабул итәбез-дип хуплыйлар аларның саваплы гамәлләрен хастаханә бүлеге мөдире Нияз Әхмәтҗанов белән алтын куллы хирург Рөстәм Гайнуллин. - Операциядән чыккан авыруларга бик кирәк һәм файдалы ул.

    - Безгә килгән кайгы-хәсрәтләрне беркемгә дә күрергә язмасын, бүләгебез башкаларга да тән сихәте, дәва бирсен иде. Бала хәсрәтләре бигрәк яман, беркемгә килмәсен иде ул, - диделәр бу тантаналы вакыйганың сәбәпчеләре Хисамовлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: