Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Татар Пучинкәсендә концерт булды

    Район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең дәртле җыр-моңнары белән райондашларны ел әйләнәсе ял иттерәләр. Бу көннәрдә алар чыгышын Татар Пучинкәсе авылы халкы да карап ял итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Алсу Хәйруллина үз чыгышларында пучинкәлеләрне Корбан бәйрәме белән тәбрикләделәр, имин, тыныч көннәр теләделәр....

    Район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең дәртле җыр-моңнары белән райондашларны ел әйләнәсе ял иттерәләр. Бу көннәрдә алар чыгышын Татар Пучинкәсе авылы халкы да карап ял итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Алсу Хәйруллина үз чыгышларында пучинкәлеләрне Корбан бәйрәме белән тәбрикләделәр, имин, тыныч көннәр теләделәр. Концертка шушы айда 90 яшьлеген каршылаучы Рәхилә әби Вәлиева да килгән иде. Артистларыбыз аңа атап җыр да башкардылар. Концерттан һәркем канәгать булып, рәхмәт әйтеп таралды.

    Гөлзада Гатауллина.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: