Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары: Covid-19га каршы чараларны бозу күпкә артты

    Ике атна элек, көнгә 200-400 закон бозу очрагы теркәлсә, хәзер - 500-600гә җитте, дип билгеләп үтә Алексей Соколов.

    (26 сентябрь, “Апастово-информ”).


    Соңгы вакытта Татарстанда санитар-эпидемиологик таләпләрне бозуны ачыклау кискен артты. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары - полиция җитәкчесе Алексей Соколов сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
    Санитар таләпләрне бозу аеруча сәүдә нокталарында һәм җәмәгать транспортында күзәтелә. Аларда кешеләр, гадәттә, битлектән булмыйлар. Куркынычсыз араны сакламыйлар.
    “Шул ук вакытта, без ачыклаган закон бозулар берничә тапкырга артты. Ике атна элек без һәр көнне 200-400 закон бозу очрагын теркәсәк, хәзер инде, һәр көнне санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу очраклары 500-600гә җитте. Атна саен судларга 2,5 меңнән артык протокол китә”, - диде Соколов.
    24нче сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан территориясендә 95,5 мең эпидемиологик кагыйдәләрне административ бозу очраклары булдырмый калдырылды. 94 процент протоколлар судларда каралды инде. Суд карарлары нигезендә, 23 юридик зат һәм шәхси эшмәкәр эшчәнлеге туктатылды. Җитәкчеләргә 3,4 мең административ эш ачылды.
    Министр урынбасары мәгълүматларына караганда, авиарейслар белән 24,3 мең татарстанлы кайткан. Аларның 80 проценты аэропортта ук тикшерү узган. Калганнары яшәү урыннарында күзәтүдә тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: