Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнехановтан котлау

    Хөрмәтле Рәшид Нәҗибович һәм Апас районы халкы! Сезне Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Дөньяны үзгәрткән, татарстанлыларның да зур өлеше кергән истәлекле Җиңү көненнән 71 ел узып киткән. Сугыш чорының бөтен авырлыгын татыган каһарман буын тарихи җиңү яулады, дошман хәрабәгә әйләндергән илне гаять тырыш һәм зур хезмәт куеп...

    Хөрмәтле Рәшид Нәҗибович һәм Апас районы халкы!

    Сезне Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Дөньяны үзгәрткән, татарстанлыларның да зур өлеше кергән истәлекле Җиңү көненнән 71 ел узып киткән. Сугыш чорының бөтен авырлыгын татыган каһарман буын тарихи җиңү яулады, дошман хәрабәгә әйләндергән илне гаять тырыш һәм зур хезмәт куеп торгызды, туган җирнең данын тагын да югары күтәрде. Ата-бабаларыбызның сугышчан һәм хезмәт батырлыкларын истән чыгармыйча, тынычлыкны ныгыту һәм Ватанның алгарышы өчен көч кызганмый эшләү - һәрберебезнең изге бурычы. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, Татарстан һәм бөтен Россия халкына хезмәтегездә уңышлар телим.

    Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: