Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда 60 км.дан артык федераль юлларны төзекләндерәчәкләр

    Әлеге эшләр М7 трассасында һәм Казан-Буа-Ульяновск аша узучы Р-241 юлларында башкарылачак.

    (Казан, 24 март, “Татар-информ”).


    Быел Татарстанда М7 “Идел” трассасының 41 км. һәм Казан-Буа-Ульяновск аша узучы 21 км. аралыктагы юллар, юл сыйфатын саклаучы махсус катлам белән тышланачак.
    Моның турында “ Волго-Вятскуправтодора” матбугат хезмәте хәбәр итте.
    Эшләрнең күбесе М7 трассасында башкарылачак. Шулай итеп, әлеге юлларның өч участогында – Алабуга, Минзәлә һәм Менделеевск районнарында юлларны асфальт-бетон катнашмасыннан торган катлам белән тышлап җәячәкләр. Бу ысул һава торышы үзенчәлекләрен һәм хәрәкәт ешлыгын исәпкә алып кулланыла.
    Моңардан тыш, биредәге трассаларда юл кырыйларын да ныгытачаклар һәм махсус билгеләр урнаштырачаклар.
    Агымдагы елда Татарстанда барлыгы 140 км.лык федераль автомобиль юлларын тәртипкә китерәчәкләр.
    Россиядә 2019нчы елдан алып, Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә барлыкка килгән “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” дип исемләнгән милли проект тормышка ашырылып килә. Артык күп хәрәкәт булган юлларны контрольдә тоту, юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем очракларын 2017 ел белән чагыштырганда, 3,5 мәртәбә киметү - милли проектның төп максатлары булып тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: