Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр аталды

    ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле җинаять кылучы яшүсмерләр җинаять җаваплылыгы турында белмиләр, дип саный.

    (30 ноябрь, “Апастово-информ”).


    Татарстанның балигъ булмаган хокук бозучылары күпчелек икътисади җинаятьләр кыла. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрнең эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Лариса Осипова сөйләде.

    «Нигездә бу-урлаулар. Алар гомуми җинаятьләр санының 40-50% ын тәшкил итә. Минемчә, алар үз гамәлләрен аңлап эш итмәү аркасында килеп чыга. Шуңа күрә без үз хезмәткәрләребез алдында аңлату бурычын куябыз. Алар төрле лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрәләр", - диде ул.

    Осипова билгеләп үткәнчә, яшүсмерләр тормыш тәҗрибәсе җитмәү сәбәпле, үзләренең нәрсә эшләүләрен һәм моның өчен аларны нинди җаваплылык көтүен аңламый. Тик шулай да бу аларны җаваплылыктан азат итми.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: